Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:34

Казан кызыксынган Протон үзәге нәрсә ул?


Җомга көнне Казанда атом медицинасы үсешенә багышланган фәнни-гамәли җыен ачыла. Татарстанда яман шешне заманча ысуллар, шул исәптән протон нурланышы белән дәваларга да өйрәнергә телиләр.

Статистикага караганда, Русиядә яман шеш очракларының 70 процентын хирургия юлы белән дәвалыйлар, ягъни зарарланган урынны кисеп ату юлын сайлыйлар. Көнбатышка таба киткән саен бу сан кими, Европада 50%, АКШта операцияне 30% очракта гына ясыйлар. Онкологиядә төп игътибар хәзер нурланышка бирелә. Русиядә беренче атом медицинасы үзәге бу елның җәендә Казанда ачылды. Әлеге үзәктә иң заманча диагностикада һәм атом нурлары белән дәвалау мөмкинлеге бар.

Апрель аенда Чехия сәфәре вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада урнашкан Протон терапиясе үзәгенә баргач яман шешкә каршы көрәштә иң заманча дәвалау тәкъдим иткән бу клиника белән элемтәләр урнаштырырга теләде. Казанда ачылган атом үзәге әлегә протон нурланышы белән дәваламый, бу тагын да югарырак бер дәрәҗә булып тора. Прагадагы үзәк андый хезмәттәшлеккә каршы түгел, киресенчә, Татарстан президентының шул нияте белән үзе дә нык кызыксына.

Шуннан соң инде ярты ел вакыт узды. Казанда бу көннәрдә Европадан да галимнәр һәм табиблар катнашында “Атом медицинасы үсеше һәм онкология" исемле фәнни җыен ачыла. Програмда протон терапиясе турында чыгышлар каралмаган. Икътисадый вәзгыят тә зур чыгымнар таләп иткән бу проект файдасына түгел. Ләкин Прагадагы Протон үзәге Казан белән хезмәттәшлекне һичюгы танышу һәм өйрәнүдән башларга җыена.

Әлегә Казан табиблары үз авырулары белән Прагага килеп протон терапиясен аларда гамәлдә сынап караячак, яңа ысулны шулай өйрәнә алачак, дип килешенгән.

Протон үзәгенең матбугат вәкиле Яна Кулһанкова

Протон үзәгенең матбугат вәкиле Яна Кулһанкова

“Протон терапиясе үзәген Казанда ачарга теләсәләр – без ярдәм итәргә әзер, әмма аны 6-7 елсыз ачып булмый. Үзәктә атом медицинасы, диагностика белгечләре, нурланыш онкологиясе табиблары, медицина физиклары эшли. Табибларга караганда монда физиклар күбрәк, чөнки монда бик катлаулы протон технологиясе кулланыла”, дип сөйләде Азатлыкка Протон үзәгенең матбугат вәкиле Яна Кулһанкова.

Техниклар һәм башка хезмәткәрләрне дә санаганда бу үзәктә 120ләп кеше эшли. Узган ел гына ачылган клиникада елына меңнән артык кеше дәвалана ала. Андый протон үзәкләре Русиядә дә бар, алар өчәү – Дубна, Троицки һәм Петербурда, әмма алар барысы да фәнни-тикшеренү үзәк буларак кына эшли. Ягъни анда күпләп дәвалау юк.

Протон белән дәвалау иң киң кулланылган ил – АКШ. Прага белгечләре үзләре дә АКШ һәм Франциядә укып кайткан. Атом җиһазлары катлаулы булганга, үзәктә эшләүчеләрнең күпчелеге табиблар түгел, ә физика белгечләре.

Протон нурланышының авыруга кирәкле күләме билгеләнгәннән соң калган эшне тулысынча машиналар һәм компьютерлар башкара. Махсус җиһазландырылган өстәлләр ярдәмендә авыру нурланыш аласы бүлмәләргә китерелә. Бу төр дәвалау, мисал өчен, ирләрнең простата бизендәге шешне бетерү өчен иң уңышлы санала. Дәвалау диагностикадан башлана.

Протон үзәгенең баш табибы Йиржи Кубеш

Протон үзәгенең баш табибы Йиржи Кубеш

“Простата бизендәге шешне төгәл генә кисеп алып булмаганга, хирургия белән зыян зуррак була. Кеше сидеген тотмый башлый. Операциядән соң 80-90% ирләр импотент булып кала. Радиотерапия бу саннарны бераз киметә. Ә протон терапиясе исә 98% ирләрнең потенциясен саклый. Протон терапиясе 90-95% ирләрдә простатитны тулысынча дәвалый”, ди үзәкнең баш табибы Йиржи Кубеш.

Нурланыш вакытында яман шешкә нурларны төгәл юнәлдерү технологиясе бигрәк тә балаларны дәвалаганда кирәк.

Прагадагы Протон үзәгендә бу айда Мәскәүдән килгән дүрт яшьлек Ксения дәвалана. Ике операция, бер химия терапиясе, Лондонда нурланыш кичергәннән соң аның баш миендәге шеш кечерәймәгән, киресенчә, умыртка сөягенә җәелә башлаган. Русия табиблары башка берни дә тәкъдим итә алмаган. Прагадагы Протон үзәге аларны тиз арада җыенып килергә чакырган. Ике ай дәвам итәчәк дәвалану арзан түгел. Яртысын бу гаилә үзе таба алган, калганын җыярга хәйрия оешмалары булыша.

Бәяләргә килгәндә - протоннар белән дәвалау бик кыйбатлы нәрсә. Кулланылган җиһазлар да, табибларның, техникларның югары квалификацияле булуы да, иң югары төгәллекне тәэмин итү дә чыгымнарның зур булуына китерә. Күпләр өчен аны каплау хөкүмәт яисә махсус фондлар ярдәменнән башка мөмкин дә түгел.

Моңардан тыш, протон терапиясе Русиядә бик таныш түгел, шуңа да ул күпләрне куркыта. Онкологиядә иң мөһиме – яман шешне вакытында күрү. Вакыты узган булса, бернәрсә дә ярдәм итә алмый. "Эчмәгән, тартмаган, сәламәт тормыш алып барган кешеләр ничек итеп ашказанында яман шештән үлә ала?" дигән сорауга табиб Йиржи Кубеш: "70-80% – генетика, калганын әле беркем дә белми", дип җавап бирде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG