Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать пулаты вәкилен Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына кертмәгәннәр


Бүген акылга зәгыйфь балалар тәрбияләнә торган Дәрвишләр бистәсендәге интернаттан тагын ике бала хастаханәгә салынган. Шулай итеп авыручы балалар саны 27гә җиткән. Алдагы көнне ике тәрбияләнүченең вафаты турында әйтелгән иде.

Әлеге үлемнәрдән соң, Татарстанның җәмәгать пулаты вәкиле Николай Архипов чәршәмбе көнне шул балалар йортына барган, әмма сакчылар сәбәпләрен әйтмичә дә аны интернатка кертмәгәннәр.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов әйтүенчә, балалар йортларына хәтта җәмәгать күзәтүчеләрен, җәмәгать пулаты вәкилләрен һәм хокук яклаучыларны да кертмиләр, чөнки алар бит “курчак” балалар омбудсменыннан аермалы буларак, бу оешмалар турында дөресен сөйләргә мөмкин.

“Балалар йортларындагы җинаятьләр, хокук бозулар турында бары анда тәрбияләнүчеләр үлгәч яки хастаханәгә озатылгач кына билгеле була”, ди ул.

Аның сүзләренчә, җәмәгатьчелек контроле һәм шул исәптән журналистлар кушылмыйча гына мондый хәлләр, кызганычка, кабатланачак.
XS
SM
MD
LG