Accessibility links

Дәүләт думасы депутаты Хрунованы адвокатлыктан мәхрүм итүне таләп итә


ЛДПР фиркасеннән Русия дәүләт думасы депутаты Михаил Дегтярев генераль прокуратура Юрий Чайка исеменә рәсми мөрәҗәгать юллаган. Ул анда төрмәдә утыручы Надежда Толоконникованың адвокаты Ирина Хрунова һәм президент каршындагы кеше хокуклары шурасы вәкилләре, аерым алганда “Агора” хокук яклау оешмасы берлеге рәисе, Хрунованың җитәкчесе булган Павел Чиковны сүз берләштерү мөмкинлеген әйтә. Депутат сүзләренчә, әлеге хәл Хруновадан адвокат статусын алуга нигез булырга тиеш. Бу хакта “Известия” яза.

23 сентябрьдә Толоконникова төрмәдә тотылу шартлары һәм колония җитәкчелегеннән үтерү янауларына зарланып ачлык игълан итте. Шуннан бу җәнҗалга кеше хокуклары шурасы вәкилләре кушылды.
XS
SM
MD
LG