Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:03

Ир кеше үзен Русия-Украина чигендә шартлаткан


Русия-Украина чигендәге Сумски өлкәсендә «Бачевск» халыкны чыгару пунктында ир кеше үз-үзен шартлаткан. Шартлатучы үлгән, ә ике украин чик сакчысы авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Әлеге хәл чиккә молдован номерлы автобус килгәч төнлә була. Молдавия ватандашыннан тыш, чик сакчылары автобуста яшеренгән ир кешене күрә. Тикшерү барышында ир кеше Русия ватандашы паспортын күрсәткән, әмма документның аныкы булмавы ачыкланган.

Әлеге хәлдән соң, чикне тикшерү кырыслатылган.

XS
SM
MD
LG