Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә «урыс теле» шурасы булдырылачак


Якын арада урыс телен популярлаштыру өчен Русиядә хөкүмәт каршында махсус шура барлыкка киләчәк. Бу хакта «Бердәм Русия» вәкилләре белән очрашу вакытында Русия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Каганов әйтте.

РБК язуынча, бу яңа оешма Русия һәм чит илдә урыс теленең кулланылышын арттыру өчен сөйләшүләр алып барачак.

Чит илдәге ватандашлар арасында урыс теленең абруен арттыру өчен быелның гыйнварында инде махсус чаралар планы булдырылган иде. Ул 2013-2015 елга исәпләнгән.
XS
SM
MD
LG