Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөфтиләр шурасы мөселманнарны уяулыкка чакыра


Бүген Русия тикшерү комитеты Мәскәүдә тарихи мәчет янында экстремистик оешмага үгетләүченең тоткарлануын әйтте. Әлеге кешегә карата җинаять эше ачылган.

Шул уңайдан Русия мөфтиләр шурасы мөселманнарны уяу булырга һәм провокацияләргә бирешмәскә чакырып белдерү таратты.

“Русия мөфтиләр шурасы бүген тынычлыкка, дин һәм милләтара татулыкка куркыныч тудыручы һәм глобаль дәрәҗәдә арта баручы экстремизм һәм радикализмның барлык төрләренә тәнкыйть белдерә”, диелә оешманың белдерүендә.
XS
SM
MD
LG