Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт һәм татар язучылары Чаллыда очрашты


Язучылар белән очрашуга килгән студентлар
Язучылар белән очрашуга килгән студентлар

“Башкорт һәм татар язучыларының әдәби дуслык бәйрәме”ндә ике халык арасындагы багланышларны, әдәби, мәдәни хезмәттәшлекне яңарту, үстерү зарурлыгы турында әйтелде.

Чара ике көн, 3-4 октябрьдә Чаллыда үтте. Башкортостан ягы шушы республиканың язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгынов җитәкчелегендә 10 кешелек төркем булып килгән иде. Шәрәфле дәрәҗәләренә тукталмый гына кунаклар арасында Таңчулпан Гарипова, Фәния Габидуллина, Ногман Мусин, Нәҗибә Әминева, Тамара Юлдашева, Азат Мәгазов, Мидхәт Әбделманов, Салават Әбүзаров, Мөнир Кунафинның булуын әйтеп китик.

Башкорт һәм татар язучылары, шагыйрьләре очрашуның беренче мизгелләрендә Чаллыдагы Тукай һәйкәле янында булды, Тукайны олылап, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Аннан соң инде кунакларны шәһәрдәге башкорт якшәмбе мәктәбе, балалар бакчасында башкорт телендә тәрбияләнүче төркем эше белән таныштырдылар.

Язучыларның күпсанлы очрашулары Чаллы педагогия институтында да каралган иде. Студентлар белән булган сөйләшү аеруча җанлы барды. Тантанада катнашучыларны Чаллы хакиме урынбасары Флера Андреева котлады һәм әлеге чараларның җылы мөнәсәбәттә баруына, иҗат кешеләренең якынайтуына өмет баглавын белдерде. Татарстан Дәүләт Шурасының мәгариф, телләр һәм милли мәсьәләләр даими комитеты рәисе Разил Вәлиев тә чыгыш ясады.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
“Башкортостанда булсын, Татарстанда булсын, безнең милләтләрнең язмышы билгеле. Башкортлар үзләре, татарлар үзләре генә милли мәнфәгать юнәлешендә көрәш алып барса, нәтиҗә нинди булыр, әйтүе кыен. Бергә булсак, әгәр фикер-уйлар, максатлар бер булса, алга китеш булыр. Очрашуыбызның максаты да шул. Халыклар дуслыгы дигәч, мин аны күз алдына китерәм. Ләкин берничә миллион башкортны, берничә миллион татарны җыеп зур бер өстәл артында күз алдына китерә алмыйм, чөнки без күп, аны сыйдырырлык зур өстәл дөньяда юк. Әгәр язучы белән язучы, шагыйрь белән шагыйрь очраша икән, ул халык белән халык очрашкан кебек була. Элек заманнарда, без яшь чакларда, иҗат кешеләренең аралары якын иде. Чөнки, Хәсән Туфан, Сибгат Хаким, Әнгам Атнабаев, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗмиләр аралашып яшәп, әсәрләр язып,бер-берсенең данын күтәреп, халыкны бертуган иттеләр. Менә бу чаралар-безнең сезгә барып, сезнең безгә килүләр иң мәгънәле, иң кирәкле гамәлләрнең берседер. Бу очрашу дуслык нигезен яңартуда, ныгытуда искиткеч мөһим вакыйга булып тора”, диде Разил Вәлиев.

Шушында ук Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан: “Татарстан һәм Башкортостан иҗат кешеләре арасында элемтәләр ныгый. Риф әфәнде Уфада, мин Казанда рәис булып сайлангач, аралашу, элемтәләрне ныгыту турында мөһер сугылмаган килешүгә килдек. Шуның нигезендә без Риф әфәнде белән бөтен Башкортостанны диярлек әйләнеп чыктык. Ул шулай ук Мари Иленә, Чувашстанга иҗат сәфәрләренә барганда да безгә кереп чыга. Дуслык, аралашулар яңара. Чаллы Уфа белән Казанның кыл уртасында. Шуңа да әлеге очрашуны биредә оештырдык. Бу зур вакыйга. Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе Вахит Имамов бу юнәлештә зур эш алып барды”, дигән сүзләрен җиткерде.

Очрашуларда Башкортостан язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф әфәнде Тойгынов үзе дә, аның белән килүче башка язучылар һәм шагыйрьләр дә чыгышлар ясады, күрше халыклар арасын җылыту мөһимлеген ассызыкладылар.

Башкортостан язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгынов
Башкортостан язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгынов
“Безнең аралар суынып торган чаклар булды. Аны яшерергә ярамый. Рәисләр булып сайлангач, Рафис әфәнде белән сөйләшеп, шушы бушлыкны тутыру турында килештек. Мондый аралашуларда хакыйкать туа һәм без аны җайлап кына тормышка ашырабыз. Стәрлебашта “түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды, менә хәзер Чаллыга чакырдылар. Бу бит тарихта беренче очрашу. Без күп. Халыкны аралаштыру зарур. Миңа калса, бу эшне сәнгать, иҗат кешеләре, язучылар башкара ала. Проблемнарыбыз уртак. Безгә тәрҗемәче кирәкми. Бергәләп максатка ярашлы эш алып барганда, күп нәрсәне җайга салып булыр. Башкорт якшәмбе мәктәбендә булу, башкорт балалар төркемендә булу, анда ана телендә барган сөйләшүләрне, җырлауларны ишетү күңелгә рәхәтлек өстәде, якын булды. Эшләр бара. Менә шуларны тагын да күбәйтү, киңәйтү юлларын табарга тиешбез”, диде Риф әфәнде Тойгынов Азатлыкка.

Очрашуның иң зур өлеше 3 октябрь кичендә, меңгә якын кеше сыйдырышлы “Энергетик” мәдәният сараенда узды. 4 октябрь иртәсендә Чаллының иң зур кунакханәсе “Татарстан”да башкорт язучылары сәфәренә беркадәр йомгак ясалды, мондый күрешү-сөйләшүләрнең мөһимлеге әйтелде һәм очрашуларның алга таба да дәвам ителәчәгенә ышаныч белдерелде.
XS
SM
MD
LG