Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Кол Шәрифне яклау флешмобы узды


Казанда Кол Шәриф мәчетен яклап флешмоб оештырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:55 0:00

Казан Кирмәнендә "Русия 10" бәйгесендә катнашучы Кол Шәриф мәчетен яклап бер төркем яшьләр флешмоб оештырды. Алар соңгы көннәрдә мәчет өчен тавышларны арттырырга тели.

Кол Шәриф мәчете янында узган чарада 500-дән артык кеше катнашты. Алар башта төрле бию күнегүләре ясап әзерлек узды. Аннан соң мәчет тирәли кулга-кул тотынышып "Кол Шәриф бар кеше өчен дә ачык", дип кычкырды. Ахырдан исә үзләренә таратылган шарларны берьюлы һавага очырды.

Чараны оештыручылардан, Казан Кирмәне музей-тыюлыгы мөдиренең урынбасары Антон Райхштат сүзләренчә, алар мондый чара белән беренче чиратта "Русия 10" бәйгесендә катнашучы Кол Шәриф мәчетенә тавыш бирүне арттыруны максат итеп алганнар.

"Без бу бәйгедә гадел тавыш бирүләр булыр дип уйлаган идек. Әмма кайбер корылмаларга төрлечә тавыш бирүләр күзәтелде һәм бу бездә шикләнүләр тудырды. Беренче чиратта бәйге шартларын аны оештыручылар үзләре үк бозды. Бәйгенең соңгы турында ике корылманың тавыш бирүдә катнаштырылмыйча алдан ук җиңүче дип игълан ителүе шуны күрсәтә. Әмма без бернигә дә карамыйча алга барабыз. Кол Шәриф өчен гадел тавыш бирергә чакырабыз", диде.

Райхштат сүзләренчә, Кол Шәриф өчен бары тик Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, дөньяның 120 илендә яшәүчеләрдән дә тавышлар килгән.

Тик шулай да 10russia.ru адресында уздырылучы бәйгедә Татарстанны бердәнбер вәкиллек итүче Кол Шәриф мәчете 2 миллион 820 мең тирәсе таыш белән 18-нче урында гына бара. Бәйгедә бары тик беренче унлыкка керүчеләр генә җиңүче дип санала.

Бәйге тәмамланырга ике көн кала Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Твиттердагы үз битеннән әлеге бәйгегә карата үз ризасызлыгын белдерде.

"Хөрмәтле дуслар! Ике көннән соң "Русия 10" бәйгесе тәмамланачак. Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр бу бәйгедә катнашучы корылмалар өчен үз тавышларын бирделәр. Кызганыч, тавыш бирү нәтиҗәләре күп төрле сораулар тудыра. Белгечләр сүзләренчә, бирелгән тавышларның саны кискен рәвештә йә арта йә кими. Мин бу бәйгенең объектив уздырылуына шикләнеп карыйм. Бу темада минем туганым Рамзан (Чеченстан башлыгы Рамзан Кадыйров) инде август башында ук үз шиген белдергән иде", дип язды Татарстан президенты.

Рөстәм Миңнеханов ахырдан Татарстан исеменнән әлеге бәйгедә катнашкан корылмалар өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәт әйтүен дә үз сүзләренә өстәде.

Бәйгенең 1 сентябрьдә башланган финал өлешендә Русиянең туристлык өчен әһәмиятле утыз символы катнаша. 10russia.ru адресында баручы бәйгегә тавыш бирү 6 октябрь көнне көндезге сәгать 12дә тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG