Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наркотик куллануны ачыклау тестын киңрәк җәелдерергә җыеналар


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Казанның Мәрҗәни мәчетендә яшьләр дискуссион клубы утырышында наркотик куллануны ачыклау тестын мәҗбүри үткәрүнең хокукый ягы турында сүз барды.

Сентябрь уртасыннан алып 16 октябрьгә кадәр Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” дигән республикакүләм чара үткәрелә. 3 октябрьдә ның кысаларында Татарстан диния нәзарәте “Студентлар, мәктәп укучыларының наркотик куллану-кулланмавын ачыклаучы мәҗбүри тест кертелергә тиешме?” дигән темага яшьләр дискуссион клубы утырышын үткәрде.

Биредә әйтелгәнчә, республикада мондый тестны мәҗбүри булмаган рәвештә төрле уку йортларының укучылары, студентлары арасында 2006 елдан үткәрәләр. Бүгенгә кадәр тестны 800 меңләп кеше узган, шулар арасыннан наркотик кулланып караган мең кеше табылган. Бу наркотикны бер-ике тапкыр кулланып караучыр. Аларның шактые бүгенгә нормаль тормышка кайткан, диелде чарада.

Ул тест алга таба да үткәрелеп киләчәк. Декабрь аеннан исә аны Русиянең бөтен уку йортларында үткәрү мөмкин булачак. Әлегә ул тест мәҗбүри буларак каралмый.

Бу тестны үткәрү, аны алга таба мәҗбүри ясау мәсьәләсендә җәмгыятьтә бәхәс тууы, кайберәүләрнең моны кеше хокукын бозу дип санавы хакында әйтелде чарада. Татарстан республикасы прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин мондый тестны мәҗбүри үткәрү, ул кеше хокукын бозу түгел, ә яшьләрне наркомания упкынына төшүдән саклап калу чарасы булуын әйтте.

Бәлки, бу сорау бәхәследер, әмма аңа җавап гади: ул нинди кеше хокукын бозу булсын. Кеше контрольсез рәвештә нәрсә теләсә, шуны эшли, шул исәптән үзенең аңлап җиткермәве, интеллектуаль, укымышлылыгы дәрәҗәсе яки башка сәбәпләр аркасында кешегә зыян китергән әйберләрне дә эшли, бу демократия мени? Бу кешенең хокукын яклау мени? Бәлки кешене әлеге упкынга төшүдән саклап калу, аның хокукын яклау буладыр. Наркомания ул – чир. Без кешенең сәламәтлеген кайгыртабыз икән, бу аның хокукын бозу түгел. Мәктәп балалары арасында тестны үткәрү процессы башкачарак булырга тиеш, монда ата-аналар да җәлеп ителү, аларның рөхсәте булу кирәк. Әмма югары уку йортлары укучылары турында сүз барганда, әлеге уку йортларының низамнамәләренә "биредә укырга теләсәң наркотик куллану яки кулланмауны ачыклаучы тест уз", дип язарга кирәк, монда бернинди хокук чикләү юк”, диде Фәрит Заһидуллин.

Татарстан республикасы диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин мөселман яшьләренең мәҗбүри тестны үткәрү яклы булуын әйтте.

“Әлбәттә, Ислам дине наркотикларга, кеше сәламәтлегенә зыян салуга каршы чыга. Без экстремизмга, терроризмга, радикализмга да каршы – бу безнең шатлыгыбыз. Һәм башкалар арасында да наркомания таралмасын өчен үзебезнең ярдәмне күрсәтик. Аларны да дөрес юлга тартыйк. Җәмгыятьтә яшьләр, балалар арасында наркомания турында начар фикер тудыру – безнең төп бурыч. Дискуссиядә күтәрелгән сорау бик актуаль. Студентлар, мәктәп балалары арасында наркотик куллану яки кулланмауны белү өчен мәҗбүри тест оештырыргамы? Бу турыда төрле фикерләр йөри. Без мөселман яшьләре мәҗбүри тест үткәрү яклы”, дип сөйләде Айнур Әхмәтшин.

Татарстанда 67 яңа төрле наркотик табылган

Татарстанда бүгенгә наркотик кулланучыларның рәсми саны 18 мең дип исәпләнә, әмма аларның чын саны ун тапкыр күбрәк булырга мөмкин, дип әйтелде чарада. Наркоманиегә күбрәк утыз яшьтән өлкәнрәкләр бирелә. Яшьләрнең наркотикка тартылуы сәбәпләре арасында җәмгыятьтә үзләренә урын тапмау, начар гаиләдә тәрбияләнү, башка яшьләрдән аерылу, өстенрәк булу теләге кебекләр атала.

Чарада әйтелеп узганча, соңгы өч елда хокук саклау оешмалары тарафыннан канунсыз әйләнештәге ике тоннага якын наркотик кулга алынган, 67 яңа төрле наркотик табылган. Алар актив рәвештә интернет аша зыянсыз буларак пропагандалана. Әгәр һероин кебек классик наркотикларның зыяны тәнгә көчле булса, яңа төрле наркотиклар кешенең психик халәтенә көчле йогынты ясый, диелде чарада.
XS
SM
MD
LG