Accessibility links

Greenpeace активистларын яклап миллион мөрәҗәгать юлланды


Дөньяның иллеләп илендәге сиксәннән артык шәһәрдә Русиядә кулга алынган Greenpeace активистларын яклап төрле чаралар уздырылды. Көньяк Зеландиядән Мексикага, Тайландтан Финляндиягә кадәр төрле кыйтгаларда кешеләр пиратлык гаепләүләре нигезендә төрмә җәзасы янаган экологларга теләктәшлек белдерергә урамнарга чыкты.

Greenpeace белдерүенчә, Русия илчелекләренә экологларны кичекмәстән азат итү таләбе белән бер миллионлап мөрәҗәгать юлланган.

Мәскәүдә үткән җыенга 200-ләп кеше килде.

Газпромның Төньяк Котыпны пычратуына каршы чарада тоткарланган 30-лап активистка бу атнада пиратлык гаепләве белдерелде.
XS
SM
MD
LG