Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Литвадан сөт, ит һәм балык кертүне тыйды


Русия кулланучыларының хокукларын күзәтүче Роспотребнадзор оешмасы дүшәмбе көнне Федераль таможня хезмәтенә Литвадан сөт һәм сөт ашамлыкларын кертмәү, ит һәм балыкны өстәмә тикшерү турында күрсәтмә җибәрде. Оешма Литвада җитештерелгән бу төр азыкның Русиядәге микробиология һәм санитар-химия нормаларына туры килмәвен белдерде.

2000нче еллар уртасыннан башлап Роспотребнадзор бик күп азык-төлекне тыйды. Кайвакыт бу тыюлар ике-өч атна гына, ул азыкны сатучы ил белән Русия арасындагы сәяси яки икътисади бәхәс чишелгәнчегә кадәр генә дәвам итте.
XS
SM
MD
LG