Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель медицина бүләгенә ике американ, бер алман галиме лаек дип табылды


Рэнди Шекман, Томас Зюдһоф һәм Джэймс Ротман
Рэнди Шекман, Томас Зюдһоф һәм Джэймс Ротман
Быелгы Нобель медицина бүләген кеше тәнендәге күзәнәкләрнең тормышын өйрәнеп зур ачышлар ясалан өч галимнән торган бер төркем алды.

Американнар Рэнди Шекман һәм Джэймс Ротман, шулай ук алман галиме Томас Зюдһоф күзәнәкләрдәге молекулаларның хәрәкәтен һәм аларны кирәк урынга юнәлдерү юлларын өйрәнгән.

Аларның бу ачышлары неврология, шикәр авыруы һәм иммунология белән бәйле башка төрле авыруларны дәваларга ярдәм итәчәк.
XS
SM
MD
LG