Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:23

Төмән шәһәре территориясендә исәпләнгән татар авылы саналган Матмасны шәһәр җитәкчеләре бөтенләй онытканнар иде. Күптән түгел шәһәр зиратына асфальт җәелде.

Төмән шәһәренең төньягында Матмас поселогы урнашкан. Туган якны өйрәнүчеләр фикеренчә, Күчем ханның гаскәр башлыгы Матмас Ачекмәтов хөрмәтенә бирелгән атама икән бу. Җирле халык Кугалы дип тә йөртә, ягъни “куылганнар” мәгънәсендә. Илдәге авыр чорда Идел буйларыннан китәргә мәҗбүр булган һәм себер татарлары яшәгән Матмаска килеп урнашкан татарлар белән бәйле бу исем. Соңыннан авыл шәһәр белән кушыла, таш берничә 2-3 катлы йортлар төзелә, төрле оешмалар барлыкка килә.

Матмас авылы урамы

Матмас авылы урамы

Татар авылы бер якта кала һәм әле дә кайбер заманча шәхси йортларны искә алмаганда шул чорда калган сыман. Урамнарда асфальт җәелгән булса да, тротуарлар юк, машина үткән саен язын-көзен җәяүлеләр пычракка коенса, кышын карга батарга мәҗбүр. Анда шифаханә, даруханәләр, ерак түгел генә урнашкан кибетләр күрмәссең, ә инде чәчтарашханә, кафе, мәдәният учаклары, мәктәп, балалар бакчасы турында әйтесе дә юк. Әлбәттә, катлы таш йортлар урнашкан якта шифаханә һәм анда 16.00 сәгатькә кадәр эшли торган даруханә бар, бер очта кибетләр дә, балалар бакчасы да эшли. Ләкин гомерләре буе колхоз-совхозда бил бөккән (ә мондагы йортларда яшәүче әби-бабайлар күбесе инде олы яшьтә), тормышның авыр вакытларында яшьлекләрен үткәргән кешеләр ихтирамның, игътибарның зуррагына лаектыр. Бу якка шәһәр транспорты бөтенләй дә килеп җитми, маршруткалар катлы йортлар ягында гына тукталалар. Аннан атлыйсы да атлыйсы әле татар авылына кадәр. Мәктәп поселокта бөтенләй юк, укучылар карлы-пычрак юллардан якындагы Мыс поселогына йөриләр. Катлы йортлар да капитал төзекләндерү күргәннәре юк, краннан аккан кайнар су куллану да хыял гына алар өчен. Төмән шәһәре янында гына урнашкан бу татар авылы өчен барган саен йөрәк әрни, аларның мөрәҗәгатен өлкә, шәһәр, округ җитәкчеләре дә, депутатлар да ишетмиләр.

Сөләйман хәзрәт шәһәр зиратына баручы юлны күрсәтүче билге янында

Сөләйман хәзрәт шәһәр зиратына баручы юлны күрсәтүче билге янында

Менә шул гөрләп алга бару юлында кырыйда калган авылда мәчет күңелгә һәм рухыбызга иман өстәп, матур гына эшләп тора. Сөләйман Садретдинов җитәкчелегендә мөселман оешмасы соңгы елларда күп эшләр башкарды. Кайчандыр эшмәкәр Ринат Насыйров төзегән мәчет кечерәя, искерә. Һәм авыл халкы, мөселманнар үз көчләре белән кирпечтән ике катлы яңа бина салырга керешәләр. Җир хокукый яктан расланмаганга шактый борчулар да кичерәләр, җитәкчеләрнең иман йортын юк итәргә дигән карары да әзер була, алай да тир түгеп тапкан акчаларына төзелгән мәчетне җимертмәү җаен табалар. Аннары барысы да хокуклаштырылгач, хакимият тә ярдәм итә.

– Соңгы 5 елда мәчеттә һәм аның тирәсендә шактый үзгәрешләр булды. Асфальт салдылар, тротуарлар ясадылар, мәчет тирәсе яхшы койма белән уратып алынды, – дип яңалыклар белән уртаклашты Сөләйман хәзрәт. – Мәчетнең беренче каты әзер, хәзер икенче катында эшләр бара. Җомга саен беренче кат тулы була, анда биш йөзләгән кеше сыя. Икенче катта хатын-кызлар урын алачак. Тәһарәт алу өчен аерым бина булдырдык: коенып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, кер юу машинасы куйдык, анда идәне җылы. Сишәмбе, җомга көннәрендә дини укулар үтә. Анда балалар да, урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә киләләр.

Шәһәр зираты

Шәһәр зираты

Зират тирәсе, эче күркәм төс алды. Килү юлын әйбәтләдек, эчендә озак еллар үскән агачларны сирәкләдек. Хакимият тә, халык та бик булыша. Моның өчен аларга зур савап.

Шәһәр зиратында әле күптән түгел генә сектор аралары асфальтланды. Алай гына да түгел: трассадан зиратка кадәр асфальт җәелде һәм шимбә, якшәмбе көннәрендә бу яктан үтүче барлык шәһәр яны автобуслары да зират янындагы тукталышка кадәр керәчәкләр. Бу әлегә эксперимент рәвешендә генә.

Зират эчендәге рәт араларына да таш юл җәелде

Зират эчендәге рәт араларына да таш юл җәелде

Йөрүчеләр булса, Салаир трактыннан узган маршрут автобуслары зират янына даими килеп торачаклар. Бу эшләр өлкә хакимияте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тырышлыгы белән башкарылды.

Шулай ук Кырынкүл зиратын чүп-чардан чистарттык, утызлаган машина чүп түктек. Кырынкүлләр бик булыштылар, казан алып килеп, эшләүчеләргә аш пешерделәр. Монда Ришад Җиһаншин транспорт белән ярдәм итте. Шулай Матмас, Кырынкүл, Яңавыл, шәһәр зиратларында тәртип урнаштырып киләбез. Бу зиратларны карап торучы “Ахирәт” оешмасы мулласы Сөләйман Садретдиновны халык хөрмәт итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG