Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Батырларга һәм куркакларга бер төрле караш була алмый"


Казанда "Хәтер вахтасы" чарасы
Казанда "Хәтер вахтасы" чарасы

Казанда милли хәрәкәт вәкилләре Хәтер көненә әзерләнә. Казанны саклап һәлак булганнарга һәйкәл әле дә юк, шул ук вакытта Чечняда Кавказ сугышында Ермолов гаскәрләрен батырып үтерүче чечен хатын-кызларына күптән түгел Кадыйров үзе комплекс ачты.

Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге “Хәтер вахтасы” дигән бер атналык чара башлады. Алар көн дә Бауман урамында 1552 елда Казанның басып алыну белән бәйле фаҗигаләрне халыкка җиткерә. Әлеге чара Хәтер көне билгеләп үтеләчәк 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлбәттә, әлеге чараны Казанны саклап һәлак булган татар сугышчылары истәлегенә куелган һәйкәл янында уздыру дөрес булыр иде, әмма милли хәрәкәтнең тырышлыкларына карамастан ул һәйкәл әле дә куелмады. Кемдер моны Татарстан җитәкчелегенең битарафлыгы, икенчеләре - куркаклыгы белән аңлата.

Шул ук вакытта, бер ай тирәсе элек Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров 1819 елны Кавказ сугышы вакытында урыс гаскәрләрен батырып үтергән чечен хатын-кызларына һәйкәл куюдан тартынсынмады. Һәйкәлне ачу тантанасында Чечня хөкүмәтенең барлык җитәкчеләре диярлек катнашты. Әлеге тантана Кавказ сугышы вакытында генерал Ермолов гаскәрләре тарафыннан тулысынча яндырылган авылда була. Дади-Йорт дип аталган бу авылда урыс гаскәрләре 46 чечен хатын-кызын әсирлеккә ала һәм Терек елгасы аша чыкканда әлеге хатыннар яндырылган авыллары, үтерелгән якыннары өчен үч итеп сугышчыларга ябышып аларны үзләре белән сөйрәп суга сикереп үләләр. Әлеге хәлне Кадыйров зур батырлык дип атады һәм шул уңайдан Чечня хатын-кызы көнен дә булдырды.

Кадыйров урыс гаскәрләренә каршы сугышкан хатын-кызларга һәйкәл ача
Кадыйров урыс гаскәрләренә каршы сугышкан хатын-кызларга һәйкәл ача
Әлбәттә, урыслар бу хәлгә битараф кала алмады. “Русия офицерлары” оешмасы Мәскәүдә Ермолов һәйкәлен булдыруны сорап президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Икенчеләре урыс гаскәрләрен үтерүчеләргә һәйкәлгә федераль үзәк акчалары китә, шуңа Чечняга федераль үзәктән акча бирүне туктатырга кирәк дип чакырды.

Чыннан да, Чечняга миллионнар федераль үзәктән акканда, Татарстан үзе Мәскәүгә миллиардларча җибәрә. Шул ук вакытта үзендә Казанны яклап сугышкан татарлар өчен һәйкәл дә куя алмый.

Тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф сүзләренчә, монда эш Татарстан җитәкчелегенең кемнәндер куркуында түгел, ә битарафлыгында.

“Пәрәвез оясының бер җебе була һәм шул җепнең башын тапсаң аны сүтәргә була, диләр. Менә Русиянең дә империя буларак төеннең сүтелү башы мин Чечняда дип уйлыйм һәм алар шул төенне югалтмас - тотып торыр өчен аларга акчасын да бирә, мөмкинчелекләрен дә тудыра, кирәкмәгәнен күрми дә. Чечняга бер төрле, ә Татарстанга икенче төрле карыйлар. Аңлашыла бит - батырларга һәм куркакларга караш бер төсле була алмый.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф
Казанны яклаучыларга һәйкәл куйсалар бер-ике урыс шовинисты белән бер-ике татар маңкортыннан башка беркем дә каршы булмас дип уйлым. Әмма тагын шунысы бар, Чечняда 90нчы еллардагы сугышлардан соң хакимият батыр йөрәкле егетләр кулына калды, анда хәзер куркаклар юк. Ә Татарстандагы хакимият элекке Совет заманында күпмедер мал-мөлкәт туплаган ялагай, үзен генә кайгыртучы, халыкның байлыгын үзләштереп шуны югалтудан куркучылар кулына калды.

Моның инде икенче яктан географик факторы да бардыр, чөнки безнең бу сугышка 450 елдан артык һәм шул ел эчендә татарларның иң гаярьләрен юкка чыгарганнар. Ә Кавказ сугышына 150 ел гына. Аларда бу вакыйгалар өч тапкыр соңрак булды һәм шул сугыш вакытында да аларның ничек сугышканнары һәм Русия ягыннан хаксызлык бөтен газеталарда яктыртылып барган. Моннан тыш Чечняның икенче ягында Русияне яратмаган Грузия, Азәрбайҗан тора. Шул ук вакытта анда бик зур дәүләт булган Төркия бар. Шуңа алар анда үзләре теләгәнчә яши һәм хәрәкәт итә.

Ә бездә Казанны яклаучыларга һәйкәл булырга тиешлеге һәркем яхшы аңлый, чөнки Казансу уртасында басып алучыларга һәйкәл тора. Моны татары да урысы да белә. Монда эш түрәләрнең артык ялагайлануында һәм түбән төшүендә”, ди ул.
XS
SM
MD
LG