Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская үлеменә җиде ел


Политковская истәлегенә куелган такта
Политковская истәлегенә куелган такта
7 октябрьдә Берлинда Анна Политковская истәлегенә концерт үтте. Дөньякүләм танылган музыкантлар И.Бах, С.Гобәйдуллина, С.Рахманинов, П.Чайковский, С.Прокофьев, Д.Шостакович әсәрләрен башкарды. Азатлык радиосы чарадан туры трансляция тәкъдим итте.

Анна Политковская үлеменә җиде ел тулган көнне Мәскәүдә ул эшләгән "Новая Газета" урнашкан бина диварына истәлек тактасы куелды. Журналистның эш дәфтәреннән ертып алынган өч бит шәклендә ясалган бу тактада Политковская кулы белән язылган юллар һәм аның рәсеме сурәтләнгән.

2006 елда үз өе каршында атып үтерелгән Политковская эшен тикшерү 2013 елның җәендә яңартылды. Үлемне тикшерү көрчеккә терәлде. Элек шикләнелгән кешеләр дәлилләр булмау сәбәпле иреккә чыгарылды.

30 августта Политковскаяга 55 яшь тулган булыр иде.
XS
SM
MD
LG