Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11
Хөрмәтле укучылар, "XX гасыр башы татар матбугаты" исемле яңа шәлкемендә Азатлык бер гасыр элек татар газет-журналларында басылган язмалар белән таныштыра башлый. Шул дәвер татар зыялыларын борчыган проблемнарга багышланган әлеге язмаларның күпчелеге хәзерге чорга да аваздаш кебек. Тукайлар чорында гарәп имласында басылган ул мәкаләләрне Азатлык укучылары өчен Казан федераль университеты студенты Фатих Хабиб әзерләп бирде. Башлап сезгә 1906 елда "Казан мөхбире" басмасында дөнья күргән "Милләтне саклау" мәкаләсен тәкъдим итәбез.

Милләтне саклау


Бу мәсьәләдә сөйләнгәнчә, бер гомуми кагыйдәне искә төшереп китәргә кирәк. Ул да – гаделлек куәткә каршы куәт илә генә мөмкин булыр. Яки гаделлек – куәткә каршы куәт димәктер.

Дөньяда көчле сыйныф, көчле милләт, ни җәһәттән булса да, көчле кеше, көчле хайваннар, хәтта көчле җәмәдәт (әйберләр) бер мәйданда үз мөкабилендә (каршысында) булган көчсез, зәгыйф иптәшенә көн күрсәтмәскә, аны изәргә көчен сарыф итәдер. Көчле үзенең мөкабилен дөньяда тотарга разый булса, аңа сулыш алырга ирек бирсә дә, үзе файдаланыр кадәр генә ирек бирәдер.

Бу кагыйдә дөнья яратылганнан бирле тәхәллефсез (бозылмыйча) иҗраэ ителгән (үтәлгән). Моның каршысына сөйләнгән сүзләр я белмәенчә, я бер максат илән генә сөйләнгән булырга мөмкин. Бу дөнья, хәят кагыйдәсенең яман тәэсирен азайтырга һәрбер дин тырышкан. Һәркайсы зәгыйфьләрне, көчсезләрне химая (яклау) илә тәүсыя (васыять) итәләр.

Бу тәүсыяләрнең тикрарга (кабатлауга) бик мохтаҗ булганын күрү белән аларның тотылмаганы мәгълүм булган кебек, кайбер көчлеләрнең бу тәүсыяләр аркасына сыенып, көчсезләрне изәргә тырышканнары да күренмәктәдер.

Бу кагыйдә һәр хөкүмәт илә рәгыясе (гражданнары) арасында ни җиһәттән булса да, галиб (җиңүче) милләт белән мәгълүб (җиңелгән) милләт арасында, байлар илә ярлылар, бигрәк тә даими бер мәйданда булган хуҗалар белән эшчеләр арасында, ирләр илә хатыннар, күп илә ялгыз арасында вә һәрбер усал илә юаш арасында тәхәллефсез иҗра итмәктәдер.

Дөнья бәхете, дөнья сәгадәте милләткә дә, бер шәхескә дә көчлелек аркасында гына ирешәдер. Шунлыктан дөньяда һәркем көчле булырга тели һәм аз гына булса да көчле булу илә мактана, фәхерләнәдер (горурланадыр). Бу көчлелек хайваннар һәм надан вәхши халык арасында да тән-гәүдә куәте илән генә исәпләнмәенчә, рух-җан кувәте илә исәпләнәдер.

Мәдәниятле, мәгърифәтле халык арасында инсанга махсус рухани куәт тәэсирен бигрәк күп иҗра итәдер.

Кайсы сыйныфта гыйлем күбрәк булса, яисә кайсы сыйныф файдасына галимнәр үз гыйлемнәрен күбрәк сарыф итсәләр, дөньяда шул сыйныф хуҗа була, шул сыйныф рәхәт сөрәдер.

Урта гасырларгача Европада гыйлемне руханиларга гына рөхсәт иткәннәр, алардан башка кешеләрнең укый белергә хаклары булмаган. Шунлыктан, руханилар һәм аларны үз файдасына яллап торучылар гына дөньяга хуҗа булып, рәхәт күргәннәр.

Башкаларның хокукы аяк астына тапталган. Соңра халык арасына мәгърифәт керә башлагач, аның мәзлум (изелгән) икәнен күрүчеләр, халыкка мәгърифәт кертеп аларга булган золымны киметергә муаффак булганнар (ирешкәннәр).

Күптән түгел Русиядә дә хөкүмәт тарафыннан ягъни халык акчасыннан дворяннар гына укытылып, укытудан максат халыкның акчасына, ихтыярына хуҗа булучы, йә шуңа ярдәм итүче чиновниклар гына әзерләү иде. Шуңа күрә укыган сыйныф һәм аларны яллаучы бай сыйныфлар чиксез ирек алып, укымаган халык бөтенләй мәхрүм иде.

Соңра Русиядә чиновник вә дворян булмаган халык арасыннан укыган кешеләрнең күбәюе дәрәҗәсендә халыкның хаклары аз-аз үз кулына керә башлады. Чиновниклардан, имтиязлы (аерым) сыйныфлардан зарлану көннән көн арта килде. Дөньяның асты өскә килергә якынлашты. Бары әлегәчә изелгән кешеләрнең көчне җыеп хәзерләнүләре кимлектән генә калды. Өметкә һаман алай калмас.

Бер кечкенә генә мисал: бездә дә электә укыган кешеләрнең муллалар гына яисә шулар илән бер табактагы, шуларга сүзен, хәтта ишарәсен үткәрүче байгуралар гына булганнан, шулар бер заман тәмам ирек илә халыкка хөкем итеп хуҗа булып килгәннәр.

Бинаән галәйһи (шуннан чыгып), үз кабәхәтләрен сизеп алардан аерылган яисә башкалардан аз гына күзе ачык кешеләр чыга башлагач та, беренче тавыш буларак аларны сүгү, алардан зарланырга тотыну гаҗәп эш түгелдер. Никадәр озын сөйләсәк тә – бер сүз: көчле көчсезне изәдер.

Безнең милләт Русия мөселманнары яки татарлар, дөнья эшендә мәгърифәтләре азлыктан, бинаән галәйһи фәкыйрлектән вә таркаулыктан вә тарихи сәбәпләрдән, башка милләтләргә һәм даим эшемез төшә торган чиновникларга каршы көчсез вә зәгыйф, бинаән галәйһи, рухи яктан да мәглубмез.

Хәят кагыйдәсенә караганда, без мокабилләремезгә (үзебезгә каршы якта торучыларга) каршы тора алмаенча изелергә, бинаән галәйһи, бетәргә йә алар файдасы өчен генә гомер сөрергә мәхкүммез (хөкем ителгәнбез).

Үзен инсан (кеше) дип белгән, үзендә җан вә йөрәк барлыгын сизгән кеше, әлбәттә, үз милләтенең изелүенә тамаша итеп тора алмый, хәтта максатка ирешүгә ышанмаса да, бер чарасына керешә йә шул юлда үзен фида итә, багышлыйдыр.

Безнең милләтемезне изелүдән коткарыр өчен бу замангача да тырышучы күп булган. Искеләр бер дә тырышмаган, кайгыртмаган диюләр ялгыштыр. Алар да башка миләткә каршы изелмәс өчен милләт тәмам ирмәс өчен бары бер чара күрсәткәннәр һәм шуңа бар куәтләре илән тырышканнар. Ул чара – башка милләт илән бер мәйданга кермәү. Аларга мөмкин кадәр, ни җәһәттән булса да, катышмаудыр.

Русча укытмау, руска катышмау, рус мәхәлләсендә тормау, мәктәпләргә русча кертмәү, русларның һәрбер эшен-гадәтен, хәтта мәгыйшәт (яшәү) әсбабен мәкрүһ (кире кагу) күрсәтергә тырышулар – һәммәсе руска катышып югалу куркуыннан килгән эшләрдер.

Чуваш, мукшы кеби зәгыйфь милләтләргә катышудан һич куркытмау бу максатны ачык аңлатадыр.

Ләкин әлегәчә шактый куәтле булган бу чараның хәзер бик зәгыйфьләнеп килгәнен замана көннән-көн күрсәтәдер. Чөнки һәр төрле мәгыйшәт хаҗәтләреннән башка милләтләргә көннән-көн артык катышу һәм бик тыгыз катышу чарасыздыр. Шуңа күрә милләтне ул юл белән саклауның вакыты кичте. Ул юл белән саклауга ышанып тору алданудан башка бер шәй түгелдер.

Милләтче
"Казан мөхбире", 1906 ел №193

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG