Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төпле лидеры булмаган милли хәрәкәт бер урында таптана


Вил Мирзаянов, галим, татар активисты, АКШ
Вил Мирзаянов, галим, татар активисты, АКШ

Лидер булу, милли хәрәкәтне җитәкләү бары тик олы максат өчен януны, шуның өчен үзеңне корбан итәргә риза булуны, дөрес максатлар куя белүне таләп итә.

Яшьләр урамга чыккан. Ни өчен? Мөселманнарны яклап. Шуннан сорау туа: шушы акция белән бу яшьләр төркеме ни әйтергә тели? Әгәр үзләрен күрсәтәселәре килә икән, бу – очсыз пиар гына. Әмма чара һәм сәбәбе дөрес сайланганмы?

Беренчедән, Татарстанда мөселманнар бик күп булмаса да, ару гына көч булып тора һәм алар, минемчә, берничек тә 15 кешелек төркем ярдәменә мохтаҗ түгелләр. Бар Русия күләмендә дә ислам зур көч, аны якларга мөселманнар шулай ук җитәрлек. Соң, шулай булгач, нәрсә, татар яшьләренең динне яклаудан башка кайгылары, проблемнары юкмыни?

Менә безнең бар "милли хәрәкәт" дигән нәрсә халыкны берничек тә җәлеп итә алмаган акцияләргә тотынып шиңә. Шуннан сон өзлексез, имеш, халык йоклаган, халык битараф кебек зарлануларга кайтып кала. Әгәр син үзеңне милли хәрәкәткә җигәсең икән, иң башта үзеңнең максатыңны билгелә, аннары инде шул максатка ирешү өчен халыкны җәлеп итәрлек акциялар әзерлә.

Халык синең акцияләргә иярми икән, димәк, синең акция бүгенге көндә аның өчен әһәмиятле түгел. Син хет чукынып кит, ул сиңа кушылмаган, урамга чыкмаган икән, димәк, синен эшең бүгенге көндә аны кызыксындырмый. Чын лидер булыр өчен син халык кылын белергә тиеш, аны өйрәнергә, шуның аркылы үзеңнең гамәлләреңне планлаштырырга тиештерсең.

Әгәр инде син моны да булдыра алмыйсың икән, нәтиҗә яса – йә син дөрес юлда түгелсең, йә инде бу – синең эшең түгел. Минемчә, менә шуларны белеп халыкны үз ягыңа җәлеп итә белгән лидер бездә әле юк. Картлар, пенсионерлар моңа сәләтле түгел – ничек кенә карасаң да. Чөнки лидер булу, милли хәрәкәтне җитәкләү тик шул олы максат өчен янганнарны, шуның өчен үзләрен корбан итәргә риза булганнарны гына таләп итә.

Ул эш кампаниялар белән яки вакыт-вакыт календарьда язылган даталарны билгеләү белән генә бармый. Лидер үзенә киләчәктә нәрсә көтәсен дә белеп эш итәргә тиеш. Әмма ул халыкны үзенә карата белә икән, аның белән Казан кирмәнендәге администрация генә түгел, ә Мәскәү Кремле дә чутлаша башлар, чөнки алар милли хәрәкәтнең нинди көчкә ия булганына төшенерләр иде.

Ә болай алдан уйланган стратегик плансыз бары тик бер секта кебек урамга чыгу – администрациягә йомшак кына искән җил кебек тә түгел. Ул аңа төкереп тә бирми, шуңа күрә бер дә курыкмыйча биналардан куа, өркетә, истерияле җылауларны оештырып секта җитәкчеләрен мәхкәмәләрдә мәсхәрәли.

Халыкны җәлеп итәрлек акциялар кирәк. Бәлки дә максат итеп Дәүләт шурасына хет бер депутат үткәрүне куярга кирәктер. Анда милли хәрәкәтнең бер рупоры булса, ул үзе халыкны канатландырыр иде. Ә болай буш эш белән булышасыз, егетләр!

Вил Мирзаянов
галим, татар активисты, АКШ

Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG