Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литвада Русиянең "Беренче каналы" тапшырулары туктатылды


Литвада кичәдән бирле Русиянең "Беренче каналы" тапшырулары вакытлыча туктатылган. Кабель телевидение белән тәэмин иткән Cgates ширкәтенә тамашачылардан 5 октябрь көнне эфирга чыккан "Человек и закон" тапшыруында 1991 елда Вильнюста булган вакыйгалар бозып күрсәтелгән, дигән шикаятьләр килгән.

Литваның радио һәм телевидение комиссиясе бу тапшыру белән бәйле шикаятьләр тикшерелгәнче "Беренче канал" програмнарын Литвада күрсәтмәү турында карар чыгарган.

Литва 1990 елда игълан иткән бәйсезлекне Советлар Берлеге танымады. 1991 елның гыйнварында Литвада ашамлыкларга бәяләрнең артуына каршы урам җыеннары башланды. Республикага совет гаскәрләре кертелде. 13 гыйнварга каршы төндә хәрби техника Вильнюс үзәгенә бәреп кереп телевидение үзәгенә һөҗүм итте. Хәрбиләр белән бәрелешләрдә 14 кеше һәлак булды, 600ләп кеше яраланды. Элекке Совет җитәкчеләренең берсе дә бу вакыйгалар өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады.
XS
SM
MD
LG