Accessibility links

Кайнар хәбәр

Физикада Нобель бүләгенә Британия һәм Бельгия галимнәре лаек булды


Питер Һиггз (у) һәм Франсуа Энглер (с)
Питер Һиггз (у) һәм Франсуа Энглер (с)
Британиядән Питер Һиггз һәм Бельгиядән Франсуа Энглер 2013 елның Нобель физика бүләгенә лаек дип табылды. Һиггз әле 1964 елда ук вак кисәкчәләрнең авырлыгы табигатен ачыклаган булган. Аның бу ачышы җиһанның ничек барлыкка килүен аңлаткан иң мөһим теориянең бер өлеше. Галим хөрмәтенә бу кисәкчә аның исеме белән аталган. Энглер белән бергә алар шул кисәкчәләрнең калганнарның нигезен тәшкил иткәнен исбатлаган.

Питер Һиггз Нобель бүләгенә лаек булачагын көтмәгән. Бу хакта Эдинбург университетының матбугат хезмәте белдерде.

Бу атнада шулай ук Нобель тынычлык бүләге иясе дә билгеле булачак. Аның исеме җомга көнне Ослода игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG