Accessibility links

Кайнар хәбәр

Свердлау өлкәсендә балалар йортында ике кеше янып үлде


Свердлау өлкәсенең Ивдель шәһәрендәге гаилә балалар йортында янгын чыгып хатын-кыз һәм бала һәлак булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә күрә, хатын-кыз балаларны коткарган вакытта янып үлгән. Сигез баланы хастаханәгә салганнар. Аларның дүртесенең хәле авыр дип хәбәр ителә. Ир һәм сигез бала бинадан чыга алган.

Янгын узган төн чыга. Җинаять эше кузгатылган. Беренчел мәгълүматларга күрә, янгын аш бүлмәсендә электр челтәрендә кыска ялганыштан чыккан.
XS
SM
MD
LG