Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гринпис" башлыгы 30 хезмәткәрен иреккә чыгаруны сорады


"Гринпис" җитәкчесе Куми Найду Мурманскида кулга алынган 30 хезмәткәренең фидия акчасы түләп иреккә чыгару эшен оештыру өчен Русиягә килергә әзер булганын белдерде. Бу хакта ул президент Владимир Путинга язып җибәргән.
Әлеге хат Reuters мәгълүмат агентлыгында да бар, дип хәбәр ителә.

Мурмански өлкә мәхкәмәсе бүген "Гринпис" активисты Роман Долговның тикшерү барышында иреккә чыгу үтенечен кире какты. Ул 24 ноябрьгә кадәр сак астында калачак.

Тикшерү изоляторыннан журналистлар белән видео элемтә ярдәмендә аралашкан Долгов үзенең гаебен танымады. Аның сүзләренә караганда, активистлар утырган "Арктик Санрайз" көймәсе "Приразломная" нефть табу платформасыннан алты чакрым ераклыкта булган, алар платформага һөҗүм итмәгән. "Гринпис" экология өчен тыныч юллар белән генә көрәшә, дип өстәде активист. Аңа һәм башкаларга белдерелгән "пиратлыкта" гаепләүне активистлар "саф-сата" дип атады.

Кичә мәхкәмә "Гринпис" оешмасының "Арктик Санрайз" көймәсендә эшләгән һәм алар белән бергә кулга алынган табибә Екатерина Заспаны да иреккә чыгару үтенечен кире какты. Ул да 24 ноябрьгә кадәр сак астында калачак.

"Арктик Санрайз" көймәсен Русия чик саклаучылары 19 сентябрь Печора диңгезендә кулга алды. Көймәдә булган 30 кеше Русиянең "Газпром" ширкәте милке булган "Приразломная" нефть бораулау станциясе янында Арктикада нефть табуга каршы чара уздырасы булган. Барлык 30 кеше пиратлыкта гаепләнеп кулга алынды.
XS
SM
MD
LG