Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хайтарма" Казанда 17 октябрьдән "Мир" кинотеатрында күрсәтелә


Кырымтатарларның илләреннән куылуын тасвирлаган "Хайтарма" фильмы Казанда 17 октябрьдән "Мир" кинотеатрында күрсәтелә. "Хайтарма" Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә бәйгегә кертелмәсә дә тамашачылар арасында иң зур кызыксыну тудырган әсәр булды.

Фестивальгә фильмнарны сайлап алу комиссиясе рәисе Сергей Кудрявцев журналистларга әлеге бәйгене оештыручылар аңа Русия тышкы эшләр министрлыгыннан шалтыратып "Хайтрама"ны башкача күрсәтүне сорадылар дип әйтүләрен белдергән иде. Лаврентьев кем шалтыратканлыгын һәм башкача күрсәтүнең ничек икәнлеген шәрехләмәде.
XS
SM
MD
LG