Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химиядә Нобель бүләгенә Британия һәм АКШ галимнәре лаек булды


Швециянең Патша фәннәр академиясе Нобель химия бүләгенә ия булган галимнәрне игълан итте. Быел бу югары дәрәҗәдәге бүләк Страсбург, Һарвард һәм Кембридж университетлары профессоры Мартин Карплюс, Стенфорд университеты профессоры Майкл Левитт һәм Көньяк Каролина университеты профессоры Ари Уоршелуга тапшырыла. Алар өчесе дә катлаулы химия системнарын өйрәнү өчен бүләкләнә.

Быел Нобель бүләкләре инде 112нче тапкыр тапшырылса да химия өлкәсендә бүләкләү 105 тапкыр гына булды. Төрле сәбәпләр аркасында берничә ел бу өлкәдә бүләкләү булмады.

Бу атнада инде медицина һәм физикадагы уңышлары өчен бүләк алачак галимнәрнең исемнәре игълан ителде.

Нобель бүләген тапшыру тантанасы 10 декабрь аңа нигез салучы Альфред Нобель үлгән көнне Стокһольмда үтәчәк. Швеция патшасы бүләкләнүчеләргә Нобель сүрәтләнгән алтын медален тапшырачак. Икенче көнне Нобель фондыннан җиңүчеләр хисабына 8 миллион швед кронасы (1.24 миллион доллар чамасы) акча күчереләчәк.
XS
SM
MD
LG