Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның экс-президенты Мурсига мәхкәмә 4 ноябрьдә башлана


Мисырның элекке президенты Мөхәммәд Мурсига мәхкәмә 4 ноябрьдә башланачак. Мурси үз хакимиятенә каршы булган демонстрантларны үтерүгә этәрүдә гаепләнә.

Мурси белән бергә аның "Мөселман кардәшләр" хәрәкәтенең 14 әгъзасына да мәхкәмә эше башлана. Бу хакта Мисырның MENA агентлыгы хәбәр итә.

Мурсины хәрбиләр 3 июльдә хакимияттән читләштерде. Аның кайда икәнлеге хәбәр ителми.

Узган елның декабрь аенда Каһирәдәге президент сарае каршында Мурси тарафдарлары һәм аңа каршылар арасында булган бәрелеш вакытында кимендә 10 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG