Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күзәтүчеләр: Азәрбайҗанда президент сайлавы хәрәмләшүләр белән узды


Азәрбайҗанда кичә узган президент сайлавын күзәткән Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре тавыш бирүдә "җитди хаталар һәм проблемалар булды", дип белдерде.

Җитешсезлекләр намзәтләрнең теркәлүеннән үк башланды. Сайлау комиссиясе дүрт кешене имзалар дөрес җыелмау сылтавы белән теркәүдән баш тартты. Намзәтләр рәсмиләр рөхсәт иткән урыннарда гына сайлауалды кампаниясен алып бара алды. Моны оешма күзәтүчеләре сүз иреген чикләү, дип бәяләде.

Шул ук вакытта Европа Парламенты һәм Европа Шурасының парламент ассамблеясы күзәтүчеләре Азәрбайҗанда сүз иреге белән проблема булуына карамастан, тавыш бирү ачык һәм демократик рәвештә узды, дип белдерде.

Илһам Алиев 84.6% тавыш җыеп өченче мөддәткә президент итеп сайланды. Берләшкән оппозиция намзәте Гамил Хәсәнле өчен 5% тавыш бирде. Аның тарафдарлары сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдереп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерә.
XS
SM
MD
LG