Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан турында яңа китап тәкъдим ителде


"Татарстан. Мавыктыргыч сәяхәт" китабы тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:56 0:00

Казанда "Мавыктыргыч сәяхәт" китабы тәкъдим ителде

10 октябрь Казан Кирмәнендә "Татарстан республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт" китабы тәкъдим ителде. 500 битлек китап татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә нәшер ителгән.

Тышлыгына борынгы Болгар шәһәрчеге сурәтләнгән китапта Татарстанның 43 районының тарихи, мәдәни, туристлык урыннары, табигый матурлыклары җентекләп тасвирланган. Төсле фоторәсемнәргә бай китап 2000 тираж белән бастырылган.

Китапның беренче битендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзе һәм фотосы урнаштырылган. Соңгы ике битендә Казан Кирмәненең төнге күренеше тасвирланган. Бу фотода Кол Шәриф мәчете һәм Сөембикә манарасы беренче планга чыгарылган.

Алга таба Татарстан башкаласы Казан һәм алфабит буенча республика районнары турында 8-10 битлек мәгълүмат бирелгән. Шуны да әйтергә кирәк, районнар турында мәгълүматлар күбесенчә фотолар белән аңлатылган. Һәр районның тарихы, мәдәнияте, истәлекле урыннары турында җентекләп язылса да, сәясәт, рәсми хроникага җитәрлек урын бирелмәгән.

Оештыручылар сүзләренчә, алар бу эшкә ике ел элек тотынган. Редакторлар төркеме, фотографлар һәм журналистлар һәр районга берничә мәртәбә барып кайткан. Районнар турында барлык фото һәм язма текстлар җентекләп тикшерелгән.

Затлы кәгазьгә басылган китапны тәкъдим итү чарасын Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев алып барды. Чарада шулай ук президент аппаратының элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләре, барлык районнарның башлыклары, кайбер депутатлар, министрлар да катнашты.

Тәкъдим итүдә катнашучыларга алдан ук китапның татарча һәм русча вариантлары таратылган иде. Кайбер район башлыклары бу китапларны карап та тормыйча алып куйса, күбесе үз районнары турында язылганнарны шунда ук җентекләп укырга кереште.

Миңтимер Шәймиев татарча һәм русча аралаштырып алып барган чыгышында әлеге китап Татарстанның һәр төбәгенең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, табигатен чагылдыра, дип белдерде.

"Без берәр эшкә тотынсак, булдырабыз. Ерып чыгабыз. Ерып чыгып кына калмыйбыз, бөтен дөньяга үзебезнең булдыклы халык икәнлегебезне күрсәтә алабыз", дип әйтте ул.

Тәкъдим итүдә шулай ук, әлеге китапны татар теленә тәрҗемә иткән шагыйрә, язучы, тәрҗемәче Флера Тарханова, китапны нәшер итүче "ЛОГОС" нәшрият йорты мөдире Максим Андреев, китапны бастыруның төп иганәчесе "ТАИФ" компанияләр төркеме башлыгы Альберт Шиһабетдинов та чыгыш ясады.

Чарада әлеге китап, аның эчтәлеге, ничек иҗат ителүе һәм башкалар турында җентекле мәгълүмат бирелсә дә, бу китапны кайдан һәм ничә сумга сатып алып булачагы турында берни дә әйтелмәде.
XS
SM
MD
LG