Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

Русиядә милекнең 35 проценты 110 кеше кулында


Русия миллиардерлары үз акчаларын нигездә газ, нефть яки металл кебек табигый байлыклар сатуга бәйле ширкәтләр аша казана

Русия миллиардерлары үз акчаларын нигездә газ, нефть яки металл кебек табигый байлыклар сатуга бәйле ширкәтләр аша казана

Credit Suisse финанс хезмәтләре төркеменең яңа бер хисабы Русиядәге байлыклар бүленешенең дөньяда иң гаделсез бүленеш булуын күрсәтә.

Credit Suisseның яңа хисабына караганда, дөньядагы иң зур ил булган Русиядәге милекнең 35 проценты нибары 110 кеше кулына тупланган икән. Русия бу тигезсез бүленеше белән дөньяның башка илләреннән бик нык аерылып тора. Русиядәге кебек хәл бары тик Кариб диңгезендә урнашкан, үзләрендә берәр миллиардерларны сыендырган кайбер кечкенә илләрдә генә күзәтелә.

Бар дөнья күләмендә карасаң, миллиардерлар барлык байлыкларның 1-2 процентына гына ия.

Бу хисапны әзерләүчеләрнең берсе, Лондондагы Global Economic Perspectives консультация ширкәте вәкиле Тони Шоррокс әйтүенчә, Русиядәге тигезсезлек башка илләр белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә. Шоррокс Азатлыкка хәтта милек тигезсезлеге белән дөньяның башка илләрен артта калдырган Кушма Штатлар да Русиядән бик нык артта калган, дип белдерде.

Русия миллиардерлары шулай ук үз акчаларын Газпром, нефть яки металл ширкәтләре кебек табигый байлыклар сатуга бәйле ширкәтләр аша казанулары белән дә аерылып тора. Һәм алар уңышлы эш итү өчен Кремль белән сәяси бәйләнешләрен куллана.

"Руссиядәге миллиардерлар табигый байлыкларга бик нык бәйле. Без соңгы 20 елдагы казанышлар турында сүз алып барабыз. Табигый байлыклар белән эш итүче бу ширкәтләрнең төрлечә сәяси ярдәмгә мохтаҗ булуы сер түгел. Шуңа күрә Русиядәге миллиардерларның сәяси бәйләнешләре башка илләрдәгеләр белән чагыштырганда күбрәк дип әйтергә була", диде Шоррокс.

Русиядә коммунизм җимерелгәннән соң реформаларны яклаучылар ил икътисадының югары квалификациягә нигезләнүенә, милекнең гадел бүленүенә өметләнгән булса, Шоррокс әйтүенчә, чынлыкта хәзерге вазгыятьне ул фаразларга пародия дип атарга була.

"Торакларны хосусыйлаштыру чагыштырмача гадел булды, фатирларның шактый зур өлеше анда яшәүчеләргә бирелде. Хәзерге милек бүленеше белән чагыштырганда, бу хосусыйлаштыру күпкә гаделрәк иде", ди Шоррокс. Аның әйтүенчә, Газпром элек бөтен халык милке булса да, аны хосусыйлаштыруда гаделлек тәэмин итүче механизмнар уйланылмаган. Нәтиҗәдә, кайчандыр үз милке булган Газпромга Русия халкы хәзер зур акчалар түләп торырга мәҗбүр.

Шоррокс дөньядагы иң тигезсез бүленешнең байлыклар әле ике дистә ел чамасы гына элек шактый тигез бүленгән элекке коммунистик илдә булуына гаҗәпләнүен дә белдерде Азатлык радиосына.

Шоррокс шулай ук киләсе елгы хисапны әзерләгәндә нигә Русия кебек илләрдә шул кадәр зур байлыкларның шул кадәр аз кеше кулына туплануын да ныклабрак өйрәнергә теләвен әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG