Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:08

Вагыйз хәзрәт Яруллин Самар татарлары тарихында күркәм шәхес булып тарихка керде. Ул утыз ел буена миллионлы Самар каласында динебез исламга армый-талмый хезмәт итте.

Хәзер дингә кереп китәргә җиңел. Чикләү капкалары ачылган. Дини карашың өчен җәберләмиләр. Ә бит кызыл большевизм чорында намаз уку, ураза тоту, дингә башкаларны өндәү – гаҗәеп зур батырлыклар таләп итте. Вагыйз хәзрәтнең әтисе мулла булган, әнисе дә динебез ислам юлыннан барган. Ләкин дә ул чорларда да мулла балалары да атеизм арбасына утырып тамырларыннан ваз кичтеләр һәм тора-бара диннәрен генә түгел, милләтләрен дә югалттылар.

Безнең бәхетебезгә, Лотфулла бабай белән Кәмария апа балаларын чын ислам юлына бастырып кына калдырмаганнар, аларны динебезне үстерүчеләр биеклегенә күтәрә алганнар.

Вагыйз хәзрәт коеп куйган мулла гына түгел. Ул – олуг хезмәт юлын узган татар егете, татар ире. Менә шул нужа шулпасын эчеп, кыенлыкларны җиңеп, гаскәр хезмәтен үткәнгә дә 49 яшьлек ирне Самар татарлары шәһәребезнең бердәнбер мәчетенә имам итеп сайлап куялар. Шуның өстенә Вагыйз хәзрәткә Уфага барып үзәк Диния нәзарәтендә имамлыкка имтихан тапшырырга да туры килә.

Вагыйз хәзрәтнең динебез ислам юлындагы хезмәтен өч сүз аша да тасвирлап була. Имам – мөфти – казый. Артка борылып карасаң, динебез исламга хезмәт юлын утыз ел белән үлчисең. Эшләнгән эшләр, куелган хезмәтләр зур.

Ләкин дә, ата кешене бәяләгәндә аның хезмәт кенәгәсендәге мөһерләр генә җитми. Иң зур бизмән – артыңнан нинди балалар калдырасың? Алар татар милләтен саклаучылармы? Алар динебез ислам таләпләре буенча яшәүчеләрме? Алар бабаларыбызның кыйбласыннан тайпылмаганнармы? Алар ата-аналарының кабер өстендә изге китабыбыз Коръән-Кәримне укып Ходай Тәгаләгә мөрәҗәгать итәрлек адәмнәр булып яшиләрме?

Вагыйз хәзрәт Яруллин утыз ел буена башкаларны гына вәгазьләмәде, ул үз балаларыннан коеп куйган мөселман бәндәләрен үстерде. Тормышта иң читене – кеше баласын тәрбияләү түгел, иң авыры – үз балаңны татар итеп калдыру, мөселман итеп яшәтү. Вагыйз хәзрәт бу имтиханны ”бишлегә” тапшырды. Менә шуңа да ул безнең өчен олуг үрнәк, зур шәхес, тәрбия өлкәсендә өлге.

Вагыйз хәзрәт Яруллинның Самарда динебез исламга хезмәт итүенә утыз ел узуына багышлап Самар Җәмигъ мәчетендә чәй табыны уздырылды.Табынга хәзрәтебезнең фикердәшләре җыелган иде. Барчасы да изге теләкләрен белдерделәр, аның сабырлыгына, түземлелегенә соклану сүзләре әйттеләр, бүләкләр бирделәр.

Яңа Куйбышев шәһәренең имамы Әхмәткәрим хәзрәт гаҗәеп тирән мәгънәле бүләк тапшырды – бал. ”Бүләккә биргән балга нинди мәгънә салдыгыз?” дигәнгә, ”Вагыйз хәзрәт утыз ел буена бөртекләп, берәм-берәм халыкны динебез ислам юлына бастырды. Ул җилкәсенә вазифаларны алганда өлкәдәге мәчетләр санын санарга кулдагы бармаклар җитә иде. Бүген аларның саны йөзгә якын. Самарның үзендә генә дә алты гыйбадәтханәдә намаз укыйлар.Самар Җәмигъ мәчетендә гаетләрдә биш мең кеше намазлыкта. Болар барчасы да Вагыйз хәзрәт Яруллинның хезмәт җимеше. Ул үз тирәсенә фикердәшләрен туплый алды, бал кортыдай уңганлык күрсәтте. Шуңа да хезмәтенең җимеше татлы”, диде Әхмәткәрим хәзрәт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG