Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне чаралары быел Кабан күле тирәсендә генә үтәчәк


Узган елларда Хәтер көне йөреше Ирек мәйданында башланып Кирмәндә тәмамлана иде
Узган елларда Хәтер көне йөреше Ирек мәйданында башланып Кирмәндә тәмамлана иде

Казан хакимияте рөхсәт бирмәгәнгә Хәтер көне чаралары Камал театры янында һәм Иске татар бистәсендәге урамнар аша килеп Мәрҗәни мәчетендә узачак.

Быел Хәтер көне йөреше элекке еллардагы кебек булмаячак. Казан хакимияте, машиналар йөрешен туктатырга кирәк булачак дип рөхсәт бирмәгәнгә, Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге бу чараны элеккечә Ирек мәйданында түгел, ә 12 октябрь көнне Камал театры янында 11 сәгатьтә башлый.

"Камал театры янында чыгышлар тәмамлангач Кабан күле буендагы Шиһабетдин Мәрҗәни урамы аша үтеп Апанай мәчете яныннан уңга борылып Каюм Насыйри урамы буйлап барып, Мәрҗәни мәчетендә Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаганда шәһит киткәннәр рухына догалар кылачакбыз", дип белдерде Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт.



"Азатлык" җитәкчесе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, Казан шәһәре җитәкчелеге төрле ысуллар белән Хәтер көнен үткәртмәскә тырышкан. "Без Хәтер көнен элекке еллардагы кебек Ирек мәйданында башлап Казан Кирмәненә барачагыбызны белдергән кәгазь тапшыргач ук, "Тукай һәйкәле янында үткәрегез, урам йөрешенә дә рөхсәт бирәчәкбез", дип әйттеләр. Хәтер көненә ике көн кала Каюм Насыйри урамы буйлап кына йөрешкә рөхсәт бирәчәкләрен белдерделәр. Без һәр ел саен Казан мэриясеннән Татарстан байраклары ала идек. Быел бу байракларны да бирмәделәр. Шулай да без хәлебездән килгән кадәр Татарстан байраклары җыячакбыз һәм аларны күтәреп барачакбыз", диде Нәбиуллин.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин
Ул Хәтер көне узганнан соң узган ел Татарстанда кабул ителгән урам чаралары турындагы канунны һәм хакимиятнең быелгы Хәтер көнен инде егерме дүрт ел буе үткәрелеп килгән, традициягә әйләнгән йөрешне, Казан Кирмәненә керүне тыйган карарларын мәхкәмәгә бирәчәкләрен әйтә.

Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Мәрҗәни мәчетендә догалар кылу тәмамлангач теләүчеләр барыбер Казан кирмәненә юл алачак. "Һәркем үз юлы белән барыр дип торабыз. Казанны саклаганда шәһит киткәннәр рухына куелачак һәйкәл урнына урнаштырылган таш янында шулай ук догалар укыячакбыз. Бу оештырылган йөреш түгел, теләүчеләр юл алачак", ди Нуриәхмәт.

Нәбиуллин "Азатлык"ның Казанны саклаганда шәһит киткәннәр рухына һәйкәл кую мәсьәләсен шушы араларда кабат күтәрәчәкләрен белдерә. "Бу һәйкәлне куюны кире каккан мәхкәмә карарын без югарырак мәхкәмәгә шикаять итәчәкбез", диде ул.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт
Аның сүзләренчә, милли хәрәкәтне буу өчен хакимиятләр төрле ысуллар куллана. Татар милли оешмалары урнашкан бинаны сатуга каршы ачлык тотканда "Сәяси ачлык. Китмибез" дигән язу элеп аның янында фотога төшкән өчен Нәбиуллинны, Айрат Шакирны һәм Илдар Мостафаевны прокуратурага чакырып, бу гамәлләрен канунсыз үткәрелгән пикет дип бәяләп, административ эш ачу турында хәбәр иткәннәр.

"Милли хәрәкәт чараларын тыю, лидерларны эзәрлекләүнең төбендә Русиядәге республикаларны бетерү сәясәте ята", ди Нәбиуллин.
XS
SM
MD
LG