Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәхкәмәсе "нурсичылар" эшен тикшерә башлады


Илнур Хафизов һәм Фидаил Сәлимҗанов мәхкәмә утырышы алдыннан
Илнур Хафизов һәм Фидаил Сәлимҗанов мәхкәмә утырышы алдыннан

11 октябрьдә Чаллыда Сәид Нурси китапларын укуда гаепләнгән Илнур Хафизов һәм Фидаил Сәлимҗановка карата мәхкәмә эше башланды.

Мәхкәмәнең беренче утырышы башланмас борын ук тукталып калырга да мөмкин иде. Чөнки биредә булырга тиешле бик күп шаһитларның утырышка килмәве ачыкланды. Аларның гаепләүче яки гаепләнүче ягынан булуы хакында бер сүз дә әйтелмәде. Мәхкәмә башлануга, эшне караучы казый шаһитлар булмагач, утырышны дәвам итү-итмәү турында яклаучылар, прокурор фикерен белеште. Алар үз чиратларында эшнең гаепләү өлешен булса да башларга тәкъдим итте һәм ул кабул ителде.

Безгә шул мәгълүм, гаепләүләрнең тулаем күләме - А4 форматында 98 бит чамасы. Утырышта гаепләү белдергән прокуратура ягыннан чыгыш ясаган ханым өстән-өстән генә шушы 98 битлек язманы 20-25 минут эчендә укып, җинаять эчтәлеге белән таныштырды. Әлбәттә, аның мөһим урыннарны гына күрсәтүе дөрес булгандыр, чөнки яклаучылар тарафыннан дәгъва белдерелмәде.

Мәхкәмә ишеге төбендә
Мәхкәмә ишеге төбендә
Прокурор ханымның ашыгып кына укыган гаепләү язмаларыннан шул аңлашылды: гаепләнүче Хафизов һәм Сәлимҗанов билгесез кешеләрдән Сәид Нурси китапларын алган, билгесез кешеләргә таратканнар да. Өстәвенә, шәһәрнең 45нче бистәсендәге фатирда мәдрәсә оештырып, Сәид Нурси китапларын укуны да оештырганнар. Прокурор белдерүенчә, бу гамәлләр Русия дәүләтендә антипропаганда санала, илнең Конституциясенә каршы килә. Безгә аңлашылган кадәр, шушы гаепләү язмасы укылганнан соң, казый гаепләнүче Илнур Хафизов һәм Фидаил Сәлимҗановка бу гаепне тану-танымаулары турында мөрәҗәгать итте. Егетләрнең берсе “риза түгелмен” диде, икенчесе “җинаять эшләмәдем” дип җавап бирде.

Шуның белән алдагы мәхкәмә утырышы 31 октябрьгә, иртәнге сәгать унга билгеләнде. Бу очракта гаепләнүчеләрнең яклаучылары мөмкинлекләре дә искә алынды. Чөнки яклаучылар арасында Мәскәүдәге “Содействие” адвокатлар коллегиясе рәисе Сергей Шкурин, адвокат Ольга Семенюк булып, алар Чаллыга очкыч белән килүләре, мәхкәмәдә катнашу вакытының шуның белән бәйле булуын да әйтте. Гаепләнүчеләрне яклаучылар өчәү, алда әйтелгәннәр белән бергә Чаллыдан Ярулла Насыйфуллин да Илнурны һәм Фидаилне яклый.

Яклаучылар әлегә гаепләү белдерүгә карата үз фикерләрен әйтеп торуны кирәк санамадылар.
XS
SM
MD
LG