Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туфан Миңнуллин Хәтер көненә ел саен килә иде"


Туфан Миңнуллин каберенә таш кую
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:33 0:00

Туфан Миңнуллин каберенә таш кую

11 октябрьдә Казанның Иске татар зиратында танылган татар драматургы, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин каберенә таш куелды.

Зиратка керүгә үк сул якта урнашкан кабер ташы кара мәрмәрдән эшләнгән. Ташның бер өлешенә мәрхүмнең исеме, фамилиясе, туган һәм вафат булган көннәре язылган. Икенче өлештә драматург иҗат иткән спектакльләрнең исемнәре санап үтелгән. Иң беренче "Әлдермештән Әлмәндәр", аннан соң "Гөргери кияүләре", "Диләфрүзгә дүрт кияү" һәм башка спектакль исемнәре мәрмәргә кырып язылган.

Туфан Миңнуллин кабере узган атна гына ташы куелган Камал театрының элеккеге мөдире, җәмәгать эшлеклесе Шамил Закиров каберенең баш очында урнашкан. Зираттагы күп кенә кабер ташларыннан аермалы буларак Туфан Миңнуллинга куелган кабер ташында мәрхүмнең рәсеме уеп ясалмаган.

Туфан Миңнуллинның кабер ташын ачу чарасында мәрхүмнең тормыш иптәше, кызы, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, Камал театры артистлары, татар зыялылары катнашты.

Чыгыш ясаучылар үз чыгышларын кыска тотарга тырышты. Барысы да Туфан Миңнуллинның татар халкы өчен башкарган эшләрен бары яхшы яктан гына искә төшерде.

Мәрхүмнең якын дусты, хезмәттәше, фикердәше, шагыйр һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев үз чыгышында, татар зираты татар халкының үзенә ошаган, диде.

"Туфан аганы халык та, иҗат әһелләре дә яратты. Аны җитәкчеләр дә хөрмәт итте. Мин бу зиратка моңсу вакытымда да, уйланган вакытларымда да киләм. Чөнки Татар зираты ул татар халкының бик тә тарихи урыны. Татар зираты татар халкының үзенә ошаган. Бүгенге көндә татар халкының ничек икәнен Татар зиратына килеп белергә була. Мин аның яхшы ягын да, кимчелекләрен дә күреп әйтәм. Әгәр дә без татар дөньясына килеп керәбез икән, безне менә бу зиратта каршы алган кебек иң беренче чиратта татарның иң атаклы тарихчыларыннан Миркасыйм Госманов каршы ала. Аннан соң безне рухи дөньябызның иң атаклы шәхесләребезнең берсе Шамил Закиров һәм аның янында Туфан Миңнуллин һәм Хәсән Туфан каршы ала. Билгеле инде зиратның иң түрендә Габдулла Тукай. Менә бу безнең татар дөньябыз", дип белдерде ул.

Аннан соң сүз алган Камал театры артисты Әзһәр Шакиров, Туфан Миңнуллинны үзе исән чагында да, вафат булганнан соң да бертигез дәрәҗәдә хөрмәт итүләрен һәм киләчәктә дә бу хөрмәтне югалтмаячаклары турында әйтте.

Туфан Миңнуллинның тормыш иптәше Нәҗибә Ихсанова кабер ташын ачканнан соң дулкынланып, шушының хәтле кешенең җыелып бу чарага килгәне өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Туфан Миңнуллин исән чагында язучыларны гына түгел, бөтен татар халкын, татар милләтен кайгыртып яшәде, дип әйтте.

"Ел саен булганы кебек иртәгә Казанда Хәтер көне уздырыла. Туфан Миңнуллин ел саен Хәтер көненә килә торган иде. Бу көнгә кем килгән, кем килмәгән дип барлап йөри иде. Килмәгәннәрне соңыннан орыша иде. Мин сезне, әгәр ихлас булсагыз шул митингка килергә чакырам. Ул митинг өчен рөхсәт бар. Безне анда килсәк билгеләп куярлар дип курыкмагыз. Андый заманалар үтте инде. Туфан абый исән булса, ул үзе дә сезне бу митингка чакырган булыр иде. Килер бер заман, безнең түрәләребез бу көнне рәсми рәвештә билгеләп үтә башларлар әле", дип белдерде ул.

Рафис Корбан үз чыгышын, Туфан Миңнуллинга атап язган "Могикан" дигән шигырен укып тәмамлады.

Таш кую чарасында мәрхүмнең дуслары, хезмәттәшләре чыгыш ясады. Чыгышлардан соң Туфан Миңнуллинның кабер ташына чәчәкләр салынды.

Ахырда мәрхүм рухына багышлап дога кылынды.
XS
SM
MD
LG