Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 09:02

Хәтер көне Кирмәннән читтә узды


12 октябрьдә Камал театры каршындагы мәйданда Хәтер көне билгеләп үтелде. 1552 елда Казанны урыс гаскәрләре яулап алганда һәлак булучыларны искә алуда 500гә якын кеше катнашты.

Быелгы Хәтер көне башка еллардан аермалы буларак Ирек мәйданы урынына Камал театры янында оештырылды. Чөнки Казан хакимияте быел гадәти урында митинг һәм аннан соң Казан Кирмәненә таба йөреш уздыруга рөхсәт бирмәде. Ләкин моңа карамастан Хәтер көненә килергә ниятләүчеләр бу чарага барыбер килде. Килүчеләр мәйданга полиция тикшерүе аша гына кертелде. Мәйдан кырында рәсми киемле сакчылар торса, мәйданның эчендә исә кулларына сурәт төшерү җиһазлары тоткан тәртип саклаучылар да хәйран күренде.

Чараны "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин ачып җибәрде.

"Бүген Явыз Иван гаскәрләре Казанга бәреп кереп дистәләгән мең татарны суеп чыккан көн. Моннан 461 ел элек татар кызлары кимсетелгән, дистәләгән татар мәчетләре яндырылган, китаплар, безнең мәдәни мирасыбыз юкка чыгарылган. Моннан 461 ел элек татарның үз ватаны өчен көрәше башланып киткән", дип белдерде ул.

Нәбиуллин вакыт-вакыт чыгышын өзеп мәйданга килүчеләрне тәкъбир әйтергә, "азатлык" дип кычкырырга өндәде. Чарада катнашучылар бертавыштан аңа кушылып җавап бирде.

Кол Шәриф мәчете имамы Илфар Хәсәнов үз чыгышында "1552 елда без үзебезнең мөстәкыйлегебезне югалттык. Кол Шәриф хәзрәтләре, аның шәкертләре һәм бик күп дин кардәшләребез шәһит булып киттеләр", дип шәһитләрне искә алды һәм мәйданга килүчеләргә Хәтер көненә килгәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Чарада чыгыш ясаучылардан язучы Ркаил Зәйдулла, бүген - Казан ханлыгы җиңелгән көн, дип белдерде.

"Казанның егылуы, Казанның һәлакате ул безнең милләт язмышында хәлиткеч бер җиңелү булды. Бу җиңелү безнең яшәешебездә дә чагылды. Чөнки без мөстәкыйльлегебездән ваз кичтек. Һәм күбебез моны табигый бер хәл дип саный. Үзен хөрмәт иткән һәр милләтнең, һәр халыкның төп максаты - әлбәттә үз мөстәкыйль дәүләтен төзү. Һәм без моны беркайчан да онытмаска тиеш", дип белдерде ул һәм чыгышын Хәтер көненә атап язган шигырен укып тәмамлады.

Хәтер көне митингы башланыр-башланмас яңгыр ява башлады. Ләкин аңа карамастан җыелучылар таралырга ашыкмады. Хәтер көненә Чуашстан, Башкортостан республикаларыннан, Татарстанның башка шәһәрләреннән дә килеп катнашучылар күп булды.

Җыенда чыгыш ясаган тарихчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова 25 ел эчендә татар милли хәрәкәте ирешкән уңышлар һәм югалткан мөмкинлекләр турында сөйләде.

"Без Шәймиевләргә дәүләт алып бирдек. Без татар муллаларына мәчетләр ачырга булыштык. Укытучыларга татар мәктәпләре ачырга булыштык. Барлык боларны татар милли хәрәкәте эшләде. Әмма болар янында безнең югалтуларыбыз да күп булды. Без нәрсә алган булсак, аның күбесе хәзер кәгазьдә генә калды. Җәмәгать, юк ул безнең дәүләтебез. Миңа иң авыры үз татарыма каршы сүз әйтү. Ул Сөембикә, Кол Шәрифләр, Шаһ Галиләр заманында да шулай булган. Сөембикәне биреп җибәргәннәр, Кол Шәрифебез кулына Коръән һәм кылычын тотып шәһит киткән. Батыршаны үзебезнең татарларыбыз тотып биргән", дип белдерде Бәйрәмова. Ул да үз чыгышын шигырь укып бетерде.

Хәтер көнендә ясалган чыгышлар, шигырь укулар, мөнәҗәт әйтүләр белән бергә үрелеп барды. Ике сәгатькә сузылган митинг Камал театры каршындагы мәйданнан Мәрҗәни мәчетенә таба йөреш һәм бу мәчеттә шәһитләр рухына атап дога кылу һәм өйлә намазы уку белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG