Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстанында хаҗ кылу башлынды


Хаҗ кылу
Хаҗ кылу
13 октябрь якшәмбе көнне Согуд Гарәбстанында хаҗ кылу башлынды. Быелгы хаҗ Согуд Гарәбстанында MERS дип аталган куркыныч вирус таралу вакытына туры килде. Бу чир белән авырып үлгән 60 кешенең 51е Согуд Гарәбстаныннан диелә.

Шимбә көнне илнең сәламәтлек саклау министры Согуд Гарәбстанына хаҗга килүчеләр арасында андый вирус очрагы теркәлмәде дип белдерде.

Хаҗ вакытында иминлек тәэмин итүгә 100 меңләп хәрби җәлеп ителгән. Мәккә һәм аның тирәсендәге изге урыннарда 4 меңләп видео камера урнаштырылган.

Быел хаҗ кылуда ике миллионлап мөселман катнаша, шуларның 1 миллион 400 меңе башка илләрдән килүчеләр.

Согуд рәсмиләре чит илләрдән килүчеләр өчен квотаны киметү сәбәпле быел аларның саны башка еллар белән чагыштырганда азрак.
XS
SM
MD
LG