Accessibility links

Бирюлевода хәл тотрыкланган


Мәскәүнең Бирюлево районында тәртипсезлекләр беткән, әмма урамнарда бик күп полиция сакта тора. Алар нигездә “Бирюза” сәүдә үзәге тирәсен контрольдә тота.
Тәртипсезлекләр барышында 400ләп кеше тоткарланган. Хәзер алардан полиция бүлегендә сорау алу бара.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, барлыгы 20дән артык кеше зыян күргән.
Тәртипсезлекләр якшәмбе көнне Егор Щербаковны үтерүчене таләп итү халык җыеныннан соң башланды. Чарада катнашучыларның кайберләре машиналарны аударды, кибетләрне җимерде, үтәмилләтчел шигарьләр кычкырды. Җирле халык Щербаковны кавказлы үтергән дип белдерә.

“Интерфакс” язуынча, ул шаурма белән сәүдә итүче булган һәм хәзер аны эзләүгә күчкәннәр.
XS
SM
MD
LG