Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:24

Сукырларның татар җыры фестивалендә Татарстан гимнын яңгырата алмадылар


13 октябрьдә Чаллыда сукыр һәм начар күрүче җырчылар арасында “Чулман дулкыннары” җыр бәйгесе узды. Анда Татарстан вәкилләреннән тыш Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия республикалары, Пермь крае вәкилләре катнашты.

Фестиваль Чаллыда өченче тапкыр, шәһәрнең үзәк иҗат үзәгендә узды. Узган елларда бирегә җыелган сукыр җырчылар, иҗат кешеләре оештыру эшләренә әллә ни зур әһәмият бирмичә, барысы да яхшы бара, яхшы узды дигән фикерләрне җиткереп килде. Бу очракта инде “кунак булсаң тыйнак бул”, дигән әйтемне дә искә алырга кирәктер. Әйе, кунаклар зарланмый.

Ләкин оештыру эшләрен үз өстенә алган Чаллы сукырлар җәмгыяте рәисе Әнвәр Гәрәев әлеге чараның бик катлаулы шартларда узуын билгеләп китте. Әнвәр әфәнде белән булган сөйләшүгә кадәр без шушы чарада катнашкан Татарстан сукырлар җәмгыяте рәисе урынбасары Наил Сәфәргалиев фикерләрен җиткерәбез. Ул Татарстан сукырлар җәмгыяте китапханәсе мөдире дә булып тора. Аның әйтүенчә, сукырлар өчен дәреслекләр җитешми. Шулай да финанс кыенлыклары булуга карамастан, Русиянең егерме ике төбәгенә, татарлар яшәгән төбәкләргә аудиокитаплар, аудиоязмалы тәлинкәләр җибәрүне оештыра алганнар.

Әнвәр Гәрәев (с) Һәм Наил Сәфәргалиев

Әнвәр Гәрәев (с) Һәм Наил Сәфәргалиев

“Сукырлар җәмгыятенә булган ярдәмне Русия хөкүмәтеннән 50%, Татарстанныкыннан 50% дип әйтеп буладыр. Ярдәм зур булмаса да, без Русиядә беренчеләрдән булып сукырлар өчен татар телендә цифрлы форматка, флешкаларга күчеп, яңа китаплар чыгардык. Хәзер безнең язмаларны Русиянең егерме ике регионындагы сукыр кешеләр татарча тыңлый, укый ала. Брайл системасы буенча да эш бара, анысы бик күптәнге, бармак белән укый торганы. Элегрәк хәл мөшкел булса, елына 350 китап бассак, хәзер заманча ысуллар белән,аудио, флешкалар белән санаганда, егермешәр мең китап җыябыз”, ди Наил әфәнде.

Фестивальдә барысы да матур, моңлы итеп җырлады. Шунысы да үзенчәлекле, Киров ягыннан, Алабуга һәм Минзәләдән килгән сукыр җырчылар милләтләре урыс булуга кармастан татарча җырладылар, сәхнәгә чыгуларына бик сөенгәннәр иде. Чаллы сукырлар җәмгыяте менә шулай итеп аларга өченче тапкыр зур бәйрәм ясады. Монда килүнең бәйрәм булуы хакында безгә катнашучылар үзләре бәян итте. Хәзер инде шушы чараның мәгънәсенә, кайбер оештыру кыенлыкларына да тукталыйк.

Рашат Хәбибуллин (с) һәм Рашат Гарифуллин

Рашат Хәбибуллин (с) һәм Рашат Гарифуллин

“Сукырларның татар җыр фестивален оештыру быел бик кыен булды. Алдагы елларда алар үзләре булдыра алганча кунакханәләргә урнаша иде. Быел җиңелрәк булсын дип, аларны элекке пионерлагерьга билгеләдек. Менә шунда кыенлык туды. Пермьнәр дә, казаннар да соңарып килде. Лагерьга автобус киткән. Анда кичке ашны ашаганнар. Кунакларны өйгә алып кайтырга туры килде.

Фестиваль башында ук техник кыенлыклар туды. Операторлар чараның башында ук Татарстан гимнын уйната алмадылар. Югыйсә, мин аларга шул гимн булган флешканы биргән идем, таба алмаганнар. Чаллының төп иҗат үзәгендә болай да Татарстан гимны булырга тиеш дип уйлыйм. Гимн белән матавыклар чыкканда шәһәр хакимиятенең социаль яклау, мәдәният идарәсе җитәкчеләре дә бар иде. Хакимияттән бер тиенлек тә ярдәм булмады, чөнки монда татар җыры фестивале бит. Әлеге чара сукырларны тернәкләндерү исеме астында узса да, асылда мәгънәсе тирән. Татар кешесе турында уйлыйбыз. Бирегә килүчеләр арасында автор башкаручылар, татарча иҗат итүчеләр бар. Аларда татар телен шундый юллар белән булса да киләчәккә җиткерү, сукырларда өмет уяту хисе яна. Бу кечкенә мәсьәлә түгел. Татар дип кычкырып йөрүчеләр күп. Гамәлдә шул җирне эшкәртеп, чәчеп, уңышын җыючылар аз”, диде безгә Әнвәр әфәнде Гәрәев.

Фестиваль тамашачылары

Фестиваль тамашачылары

Шушы фестивальдә җиңүчеләр артык зурлап күрсәтелмәде, һәркайсына төрле номинациядә бүләк тапшырылды. “Начар күрүче җырчыларның Чаллыга кадәр килеп җитеп, сәхнәгә менә алулары - үзе бер җиңү”, диелде котлау сүзләрендә.

Язма ахырында шунысын да әйтик, Татарстан гимны сукырлар, саңгыраулар (кимсетү түгел) катнашкан чараларда гына түгел, яхшы күрүчеләр һәм ишетүчеләр булган зур форумнарда да хәзер бик сирәк яңгырый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG