Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Белем җәүһәрләре" җиңүчеләре билгеле булды


Беренче урынны яулаучыларны бүләкләү
Беренче урынны яулаучыларны бүләкләү

14 октябрьдә Камал театрында "Белем җәүһәрләре" бөтендөнья интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

Быел әлеге бәйге дүртенче тапкыр үткәрелде. Ул дөньякүләм дәрәҗәдә, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге татар интернет-проектлары арасында уздырылып килүче бәйге. Узган ел катнашучылар АКШ, Башкортстан, Татарстаннан булсалар, быел - Франция белән Татарстаннан. Бәйгегә барлыгы 73 гариза килгән, шуларның 68е кабул ителеп, 34 интернет-проект финалга узган. Узган ел барлыгы 54 гариза килгән булган.

Катнашучылар барлыгы җиде номинациядә бәяләнгән. Ул: "Укытучы - җәүһәр", "Укучы - җәүһәр" номинациясе, "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы", "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе, "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы", "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр", "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" кебек номинацияләр.

"Белемле гаилә - нур чәчәеп торган җәүһәр" номинациясендә беренче урынга лаеклы табылмаган. Ә "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә катнашучы бөтенлләй булмаган.

“Татарстанда егермедән артык дәүләт университеты бар, егермедән артык дәүләти булмаган югары уку йортлары бар. Менә шушы югары уку йортларыннан катнашучылар юк дәрәҗәсендә. Бу безне бик борчый. Югыйсә, аларның кулында бөтен нәрсә бар, алар интернетның бөтен нечкәлекләрен белә, ни өчен алар катнашмыйлар, безгә моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк булачак, киләчәктә аларны да катнаштырырга тырышырга кирәк", дип сөйләде бәйгенең жюри рәисе, Татарстан парламенты депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев.

Калган номинацияләрдә беренче урыннарны яулаучылар:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе: "Dilus" сайты (Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика-информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүснең шәхси сайты)

"Укучы - җәүһәр" номинациясе: Алисә Исхакова сайты (Кукмара районы Нырья гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы)

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе: "Туган ягым – яшел бишек" Авторы һәм җитәкчесе Дилә Мөхәммәдиева (Чаллы шәһәре 1нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае методисты)

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе: Татарстан республикасы Саба районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы сайты (авторы Явлаштау урта мәктәбе профком рәисе Шакирова Марсилә)

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе: Татарстан Республикасының Милли китапханәсе сайты

"Җәүһәрләрнең җәүһәре" дә бәяләнәчәк

Бу елны бәйгегә яңа номинация дә кертелде. Ул "Белем җәүһәре" исемен алганнан соң да интернет-проектын үстерүен дәвам иткәннәр өчен махсус "Җәүһәрләрнең җәүһәре" номинациясе. Быел аның беренче өч җиңүчесе табылды. Әлеге номинация киләсе елларда да дәвам ителәчәк.

"Без бу елдан башлап "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган һәм шушы дәрәҗәне төшермәгән укытучылар һәм укучыларга, шулай эшләгәннәре өчен яңа номинация ачабыз, бүгеннән без аны кертеп җибәрәбез", диде "Татнет" фонды җитәкчесе, әлеге бәйгене оештыручы Раил Гатауллин.

"Интернет дөньясын яуламасак, зур дөньяга чыга алмаячакбыз"

Разил Вәлиев үз чыгышында интернетның татар киләчәге өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды: "Без бүгенге көндә шактый катлаулы заманда яшибез, тел мәсьәләсенә килгәндә бигрәк тә, чөнки милли мәгарифнең даирәләре тарая, бигрәк тә Татарстаннан читтәге мәктәпләрнең хәле бик үк җиңел түгел. Көннән-көн аларның саны кими бара. Әмма икенче яктан караганда, татар теленең даирәсе киңәю өчен мөмкинлекләр арта тора. Әгәр дә дөньяга интернет барлыкка килгән икән, монда, һичшиксез, татарның урыны булырга тиеш.Татар халкының киләчәген без беренче чиратта милли мәгариф белән бәйлибез, икенче чиратта, без интернетны да читкә куя алмыйбыз.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
Татарның интернетта нинди урын алу- алмавына карап, безнең киләчәгебез, туган телнең киләчәге дә билгеләнәчәк. Әмма шуны да әйтеп үтим: мин өченче ел Япониядә булдым, андагы мәктәпләр белән тыныштым, галимнәр белән очраштым. Шунда бик кызык нәрсәгә шаһит булдым һәм аптырап та калдым: Япониядә мәгариф системында декомпьютеризация, компьютердан читләшү дигән програм кабул иткәннәр, чөнки интернет, компьютер кешенең зиһенен, зирәклеген киметә икән.

Чөнки анда бөтен нәрсә әзер, кеше үзенең башын эшләтүен киметә, шуның аркасында Япониядәге балаларның аң дәрәҗәсе түбән төшә башлады, дип, мәгариф системында шушындый нәрсәләр уйлап тапканнар, програм кабул иткәннәр. Әмма безгә бу нәрсә янамый, безгә японнар биеклегенә күтәрелергә кирәк, аннары карарбыз", дип сөйләде Разил Вәлиев.
XS
SM
MD
LG