Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бухарест һәм Кырымда татар яшьләре уртак планнар төзи


Фарук һәм Гүрхан, Романиядән Акмәчеткә килгән кырымтатарлар.
Фарук һәм Гүрхан, Романиядән Акмәчеткә килгән кырымтатарлар.

Кырымда булып киткән Романия татар яшьләре Кырымдагы татар яшьләре белән бәйләнешләрне ныгытырга, уртак проектлар башларга җыена.

Романия башкаласында яшәгән татарларның 20 кешелек төркеме автобус белән Кырымга килеп бер атна дәвамында төрле тарихи, мәдәни урыннарны зиярәт итте.

Бу төркемдә Бухаресттагы татар үзәгенең яшьләр бүлеге әгъзалары да бар иде. Әлеге бүлек җитәкчесе, 26 яшьлек Гурхан Азатлыкка әлеге сәфәре турында сөйләде:

– Мин Кырымга беренче тапкыр килдем, бик яхшы урыннарны күрдем, Кырым миңа бик ошады. Алла бирсә, инде Романиядан татар яшьләрен туплап монда алып килергә, аларга да Кырым гүзәлләкләрен күрсәтергә телибез.

– Кырымдагы татар яшьләре белән таныштыгызмы?

– Әйе, таныштык, алар белән эләмтә тотарга килештек, алар белән бер програм төзеп бергә эшләргә җыенабыз.

Констанцада туып Бухарестта яшәгән тагын бер яшь егет, 21 яшьлек компьютерлар белгече Фарук:

– Мин Кырымда беренче тапкыр.

– Ата-бабаларыгызның тамырлары Кырымда кайдан булганын беләсезме?

– Юк, аны белмим, ләкин инде эзләргә ниятем бар.

– Тагын килергә теләк бармы?

– Эйе, киләсе елда яшьләр белен килергә уйлыйбыз. Кырым безгә ошады.

– Диңгез буйлары ошагандыр, дала ягында да булдыгыз, анда ничек?

– Ялта, Акъяр ошады, дала ягында булган Керчка да бардык, аны да яраттык. Кырым бик яхшы урын икән.

– Романиядәге татар яшьләренең иң зур проблемы нәрсә?

– Һәр җирдә булган кебек, туган телебездә сөйләшмибез, үзара роман телендә сөйләшәбез, татарча сөйләшкәндә дә роман сүзләрен кыстырабыз, менә бу проблем бар. Иншаллаһ, бу проблемны да ничектер хәл итәргә кирәк булачак.

– Татар берлегенең яшьләр бүлеге нинди эшләр башкара?

– Без Бухарест татар яшьләрен берлектә җыеп тарих дәрәсләре алып барабыз. Күренә ки, инде кырымтатар теле дәрәсләрәнә дә тотынырга кирәк. Безнең Романиядә канунлаштырылган ике көнебез бар. 5 май көне – Кырымтатар теле көне, һәм 13 декабрь – Татарлар көне. Бу көннәрне бәйрәм итәбез.

Исмәт Кадыйр
Исмәт Кадыйр
45 яшьлек Исмет Кадыр инженер проектлаучы, Бухарестта яши, ике баласы бар. Кырымда инде икенче тапкыр.

– Беренче тапкыр мин Кырымга быел 18 майда матәм чараларына килгән идем, монда өч көн тордым, Кырымны яраттым, шуңа күрә тагын килдем. Минем карт бабаларымның берсе диңгез буеннан, икенчесе Чонгардан (дала ягыннан). Хатыным да татар, доктор. Улым, кызым бар, алар мәктәптә укый. Аларны да Кырымга китерергә исәбем бар. Бу безнең җирләр алар моны белергә тиеш.

– Татарлар арасында катнаш гаиләләр күпме?

– Андыйлар шактый, ләкин, барыбер, татарлар татарлар белән гаилә төзергә тырыша. Яшьләргә дә моны аңлатабыз. Әгәр дә без алай эшләмәсәк, ике гасырдан артык Романиядә яшәп бу көнгә хәтле үзебезне саклап калмас идек. Ә болай татарларның саны Романиядә 30-40 мең тирәсендә. Бер-беребезне яхшы беләбез. Мәнә Кырымга да юллар ачылды, Кырымнан киленнәребез дә бар инде Романиядә.

"Karadeniz" газеты
"Karadeniz" газеты
Шуны да әйтергә кирәк, Констанцада (Костендже – кырымтатарча) кырымтатар һәм роман тәлләрендә айга бер тапкыр чыккан "Karadeniz" (Кара диңгез) газетаы эчендә "Caş” (Яшь) бүлеге дә бар. Монда яшьләрнең тормышы белән бәйле язмалар чыга.

Романия парламентының элеккеге депутаты, 2012 елда Бөтенромания төрек-татар мөселман берлегенең рәисе итеп сайланган Джелил Эсергеп газет тирәсендә яшьләрне туплап, яхшы укыган татар балаларын берлек акчасына җәйге лагерьларга юллауны оештырып җибәрде.

1920нче елларда Кырым үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Вели Ибраимов дәүләт програмы нигезендә Добруджада (хәзерге Болгарстан белән Романияның чиктәш җирләре) яшәгән татарларны Кырымга кайтару, ягьни реэмиграция мәсьәләсен күтәргән иде. Ул елларда Кырымга яһүдләрне китереп урнаштыра башлаган иделәр, Ибраимов инициативасы шуның белән бәйле булса кирәк. 20 мең татарны Болгарстаннан, Романиядән кайтару күздә тотылган иде. 1925 елда Кырым үзәк башкарма комитеты татарларны кайтару турында мөрәҗәгать кабул итә һәм аны Мәскәүгә юллый. Ләкин бу инициативаны Мәскәү тыя, ул тормышка ашмый. 1928 елда Вели Ибраимов һәм Кырым халык комиссарлары шурасы рәисе Осман Дерен-Аерлы милләтчәләктә гәепләнеп Мәскәүдә атып утерелә.
XS
SM
MD
LG