Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:15

Бирюлево вакыйгалары Корбан гаетенә яныймы?


Полиция Бирюлевода бер төркем мигрантны тоткарлаган. 14 октябрь 2013

Полиция Бирюлевода бер төркем мигрантны тоткарлаган. 14 октябрь 2013

Мәскәүнең Бирюлево бистәсендә Егор Щербаковны үтерүче әлегә табылмады, аның нинди диндә булуы да билгеле түгел. Ләкин Мәскәү халкының усал уклары барыбер мөселманнар ягына юнәлде.

14 октябрьдә Мәскәү хакимияте Русия диния нәзарәте вәкилләре белән чираттан тыш очрашу уздырды. Анда Бирюлеводагы тәртипсезлекләрдән соң Корбан бәйрәмен уздыру тәртибен алыштырырга кирәкме дигән сорау каралды.

Якшәмбедә Бирюлево бистәсендә массакүләм тәртипсезлекләр булды. Халыкның ризасызлыгы җирле 25 яшьлек егет Егор Щербаковны үтерү белән бәйле. Үтерү өчен җаваплы дип мигрантлардан шикләнәләр.

Мәскәүдәге күпчелек мигрантлар мөселман республикаларыннан килгәнгә күрә, җәмәгатьчелек һәм җирле матбугат чаралары иртәгә башланачак Корбан гаетендә куркынычсызлык темасын куерта башлады, янәсе мөселманнар җыелган урыннарга агрессив халык килеп бәрелешләр булырга мөмкин.

Русия мөфтиләр шурасы матбугат вәкиле Гөлнур Газиева сүзләренчә, Мәскәү хакимиятендәге очрашуда гаетнең элекке тәртиптә узачагы әйтелгән, мәчетләрне ябу турында боерыклар чыкмаган. Гает намазы вакытында бары тик куркынычсызлык чаралары гына ныгытылачак – тәртипне дүрт мең полиция хезмәткәре саклаячак.

Бирюлеводагы тәртипсезелекләрнең нәкъ Корбан бәйрәме алдыннан булуы да игътибарны җәлеп итә. Тәртипсезлекләрне бастыруда катнашкан полиция хезмәткәрләре исә агрессив халык арасында махсус рәвештә башкаларны котыртучы әйдаманнар да булганын әйтә.


Мәскәү мәчетләрендә мөселманнарга гает намазларын кылыр өчен гадәттәгечә урын җитми, бәйрәмгә килүчеләр урамда утырырга мәҗбүр. Быел башкала хакимияте намаз өчен өстәмә урыннар билгеләде – "Сокольники" бакчасында аерым павильон, "Нагатинская пойма" ял итү зонасы һәм "Изумрудный" спорт комплексы янында мәйданчык. Мәскәүдә корбан чалу тыела, моның өчен шәһәр читендә 14 махсус мәйданчык бүлеп бирелгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG