Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк диния идарәсе


Уфаның 1830нчы елларда төзелгән һәм Үзәк диния идарәсе урнашкан Җәмигъ мәчете, 1910
Уфаның 1830нчы елларда төзелгән һәм Үзәк диния идарәсе урнашкан Җәмигъ мәчете, 1910

Русия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Уфада урнашкан бу идарә шактый катлаулы тарихка ия.

Үзәк диния идарәсе – Русия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Аның эшчәнлеге Русия территориясендә (Кавказдан гайре), Беларус, Молдова һәм Латвиядәге мөселман дини оешмаларына карый. Уфа шәһәрендә урнашкан.

Диния идарәсе шактый катлаулы тарихка ия. Русиядә исламга карата мөнәсәбәт һәрвакыт каршылыклы булган. Иң кыен чорларның берсе – совет хакимияте еллары.


Тарихи мәгълүмат

Патша заманы

Русиянең Үзәк диния идарәсе патшабикә Екатерина II фәрманы белән 1788 елның 22 сентябрендә төзелә. 1789 елның декабрендә Уфада ачыла. Баштан ук ул "Уфа (1796 елдан Оренбур) Диния магометаннар законы җыены" дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм Оренбур губернасы (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Русиядә) биләмәләрендә тормышка ашырыла.

Үзәк диния идарәсе 1846-1917 елларда Оренбур магометан (мөселман) дини җыелышы дип атала. Аннан инде ул гел Уфа исеме белән бәйле һәм аның идарәсе дә шушында була.

Инкыйлабтан соңгы еллар

Инкыйлабтан соң I Мөселман корылтае Уфада үз эшчәнлеген яңарта (1920 ел, 16–25 сентябрь). Ул Русиянең Европа өлеше, Себер вә Казакъстан Үзәк Диния нәзараты исемен ала. Мөфти итеп яңадан Галимҗан Баруди сайлана.

1923 елның 10-25 июнендә II Мөселман Корылтаенда (Уфа) мөфти итеп билгеле дин галиме, тарихчы, казый Ризаэтдин Фәхретдин сайлана.

Сугыш һәм сугыштан соңгы чор

1943 елда Үзәк Азия һәм Казакъстан Диния идарәсе оеша (Ташкентта). 1944 елда Советлар Берлеге территориясендә Кавказ арты диния нәзаратына (Баку) өстәм тагын бер мөстәкыйль Үзәк төзелә: Төньяк Кавказ (Буйнакски, хәзер Махачкала). Үзәк Диния идарәсе исеме Советлар Берлегенең Европадагы Үзәк өлеше вә Себер (Уфа) Диния идарәсе итеп үзгәртелә.

Сугыштан соңгы елларда дини тормыш җанлана башлый, яңа мәчетләр, дини оешмалар ачыла. Дини культлар эше шурасының Башкортстандагы вәкиле язганча: “Элеккеге мөфти Габдрахман Рәсүлев үзенең гамәлләре белән теркәлмәгән дини жәмгыятьләрнең һәм төркемнәрнең күбәеп китүенә мөмкинлек бирде, ... ул бернинди тикшерүсез “таныклыклар”, ягъни кичекмәстән башкарылырга тиешле дини кануннарны үтәргә хокуклар бирде, бөтен дини төркемнәрне еллык календарьлар белән тәэмин итеп торды”.

1948 елның октябрь аенда эчке Русия вә Себер мөселманнарының Үзәк Диния идарәсе үзенең IV корылтаен үткәрә. Мондый корылтайның өченчесе һәм соңгысы 1926 елда, ягъни совет дәүләте дингә карата түземле сәясәт алып барган вакытта уздырыла. Әлеге корылтайда Казан мөхтәсибе Кадыйров Татарстандагы мәчетсез 30 мулланы рәсми рәвештә теркәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыга. Аларны "санитар муллалар" дип йөрткәннәр. Кадыйров бу уңайдан Дини культлар эше шурасы вәкиле Багаев белән сөйләшкәнлеген һәм аның каршы булмаганлыгын хәбәр итә. Кадыйровны башка төбәк мөхтәсибләре дә яклап чыга. Ләкин мөфти Рәсүлев, хөкүмәт вәкиле белән киңәшләшкәннән соң, мәчетсез муллаларны билгеләүне туктатырга кирәк, дип чыгыш ясый. Бу күренешне Диния идарәсенең яңа низамнамәсе дә тыя.

Шул ук 1948 елда Советлар Берлеге хөкүмәте каршындагы Дини культлар эше шурасы үзенең барлык җирле вәкилләрен дини оешмаларны теркәмәскә дип кисәтә. Совет хөкүмәтенең дингә каршы көрәше 1950 елдан соң, мөфти Рәсүлев вафат булгач кабат көчәеп китә. 1950-нче елларның башыннан алып мәчет-мәхәлләләрне теркәү мөмкин булмый башлый.

Хәзерге чор

1989 елда, мөфти Тәлгат Таҗетдин тырышлыгы белән рөхсәт ителгән идарәнең 200 еллыгы Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы итеп үткәрелә. Ул вакытта Үзәк диния идарәсенә 131 мәчет буйсына.

Тиздән бердәм Диния идарәсен таркату процессы башлана. Башкорт милли үзәге идарәсе җитәкчелеген татар шовинизмында гаепләп чыга. 1992 елда беренче булып Башкортстан дини идарәсе бүленеп чыга.

Бүген Үзәк диния нәзараты 27 төбәк Дини идарәне, 2500 артык мөселман җәмәгатен берләштерә.

Википедия язмасы: Үзәк диния идарәсе
XS
SM
MD
LG