Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думада төрмәдәгеләрне ярлыкау өлгесеннән канәгать түгелләр


Русия думасында президентының кеше хокуклары шурасының конституциянең 20 еллыгы уңаеннан әзерләгән документ өлгесеннән канәгать түгелләр. Әлеге документ бүген президент Владимир Путинга ябык ишекләр артында узачак шура утырышында тапшырылачак.

"Известия" газеты, депутатлар зур һәм аеручы зур җинаять кылганнар иреккә чыгарга тиеш түгел дип белдерә. Канун чыгаручылар бу "сыек" дип бәяләнгән документка үзгәрешләр кертергә җыена.

Хокук яклаучылар Русия төрмәләрендәгеләрнең дүрттән берен иреккә чыгарырга тәкъдим итә. Әлеге документ өлгесенә күрә, көч кулланып җинаять кылмаганнар һәм авыр нәтиҗәләргә китермәгәннәр иреккә чыгарыларга тиеш. Бу ярлыкауның зур шау-шу тудырган эшләргә, мисал өчен Михаил Ходорковскийга, Платон Лебедевка, "сазлык эше"ндә гаепләнүчеләргә һәм Pussy Riot әгъзаларына кагылу-кагылмавы билгеле түгел.

Бүген Русия төрмәләрендә 700 меңгә якын кеше утыра. Хокук яклаучылар ярлыкау нәтиҗәсендә дистә меңнәрчә кеше иреккә чыгар дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG