Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда Корбан гаетенә халык күп җыелды


Гаеткә килүчеләр мәчет алдында да төзелешеп намаз укыдылар
Гаеткә килүчеләр мәчет алдында да төзелешеп намаз укыдылар

Ижау шәһәренең “Иман нуры” мәчетенә мөселманнар инде иртәнге дүрттән үк гает намазына җыела башлады. Алдан килгән урын өчен дигәндәй, соңрак килүчеләр мәчет ишек алдында, хәтта мәчет алдында тезелешеп гает намазын укыдылар. Мәчет әһелләре алдан ук келәмнәр җәеп куйганнар.

Гаеткә җыелган һәр дин кардәшебез мәчет янына куелган әрҗәләргә сәдака салмыйча үтмәде. Мәчет имамы Зөфәр ага Ибәтуллин әйтүенчә, сәдакаларны мул итеп биргәннәр, күп итеп догалар да укылган.

Равил хәзрәт Газизов вәгазь сөйли
Равил хәзрәт Газизов вәгазь сөйли
Гаеткә җыелган дин кардәшләребез арасында Урта Азия республикаларыннан бирегә килеп эшләүче ир-атлар саны күплеге күзгә ташланды. Әлеге күренешне “Иман нуры” мәчете имамы Равил хәзрәт Газизов "ул төбәктә дини тәрбиянең көчле булуына бәйле" дип җиткерде.

“Иман нуры” мәчете яңа төзелгән микрорайонда биек йортлар арасында урнашкан. Быел биредә беренче тапкыр корбан чалырга теләүчеләргә сарыклар сату да оештырылган иде. Корбанлыкка сарыклар биш-алты мең сум диделәр сатучылар. Тагын шуны да әйтергә кирәк, корбанлыкларны сатучылар да, алучылар да шулай ук Урта Азия республикаларыннан килүчеләр иде.

Зөфәр Ибатуллин (у) дога кыла
Зөфәр Ибатуллин (у) дога кыла
Мәчетнең имам-хатыйбы Равил хәзрәт әйтүенчә, корбан чалырга теләүчеләргә сарыкларны шунда ук чалып, эшкәртеп, итен дә бүлеп бирү өчен урын әзерләп куйганнар. Мәчеттә дә өйлә намазыннан соң корбан итеннән табын әзерләү күздә тотылуын җиткерде имам.

Гадәттәгечә, гает намазыннан соң ашханәдә кыймак пешереп, кунакларны сыйлау да каралган иде. Мәчет төзелешен әйдәп баручы, хәзер биредә дин сабагын укытучы Әнисә ханым Закирова быел аның сигез шәкерте хаҗга китүен әйтте. Алар белән элемтәдә торалар. Алар мөгаллимәләрен иртән иртүк шалтыратып бәйрәм белән котлаганнар.

Корбан сарыгын сатып алучы
Корбан сарыгын сатып алучы
XS
SM
MD
LG