Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы: Русиядә милләтчелек арта


Европа Шурасының расизмга һәм нәфрәткә каршы комиссиясе Русиядәге хәлләргә багышлаган хисабын игълан итте.

Анда Русиядә радикал милләтчелекнең артуы һәм расизм белән бәйле һөҗүмнәрнең кимүе турында әйтелә.

Расизмга һәм нәфрәткә каршы комиссиянең бу Русиягә багышланган дүртенче хисабы. Моңа кадәргесе 2006 елның 16 маенда игълан ителгән иде. Комиссия соңгы хисабында Русиягә булган тәкъдимнәрнең ничек үтәлүен тикшерде.

Белгечләр алга китеш булса да борчылу тудырган мәсьәләләрнең барлыгын белдерә. Мисал өчен, тору урнын теркәү системасы проблемнар тудыра. Интернетта үтә милләтчел, расачыл һәм неонаци сайтларның күплеге дә борчылырга мәҗбүр итә.

Европа Шурасы ватандашсыз кешеләрнең кимүен, күпчелек төбәкләрдә омбудсменнар барлыкка килүне уңай күренеш буларак бәяли.
XS
SM
MD
LG