Accessibility links

Русия мөфтиләр шурасы: сайтка кайдан һөҗүм булганы билгеле


Русия мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте белдерүенчә, шура сайтына хакер һөҗүменең кайдан булуы билгеле һәм бу хакта хокук саклау оешмасына хәбәр ителгән.

Мөфтиләр шурасы бу һөҗүмне халыкларның һәм милләтләрнең үзара тыныч яшәү традицияләрен бозарга тырышу, төрле дин вәкилләрен үзара каршы куярга омтылу, җәмгыятьне һәм дәүләт берлеген таркатырга тырышу буларак бәяли.

Корбан бәйрәме көнне Русия мөфтиләр шурасы, Мәскәүнең Җәмигъ мәчете һәм Русиянең үзәк өлеше мөфтие, мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сайтлары һөҗүмгә дучар булды.
XS
SM
MD
LG