Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:25

Мустафа Өнер: "Татарга татар телен пропагандалау кирәк"


17-18 октябрьдә Казанда "Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү" II халыкара фәнни-гамәли форумы уза. Әлеге чарада катнашу өчен Казанга килгән Төркиянең Эге университеты профессоры Мостафа Өнер татар теленә кагылышлы фикерләре белән таныштырды. Ул татар телен саклап калу өчен, татарларга татар теле пропагандасы алып бару да кирәк дип саный.

Төркиядә туып үскән тел галиме Мустафа Өнер бу җыелышта "Төркия университетларының тюркология кафедраларында татар теле ничек өйрәтелә?" дигән темада чыгыш ясый.

Мустафа Өнер фикеренчә, бүгенге көндә туган тел бары тик сөйләшү теле булып кына калмаска тиеш.

"Тел - дәүләт теле, мәдәният теле булганда гына сакланып кала ала. Сан ягыннан йөз миллионнан азрак булган халыкларның телләренең бетү куркынычы бар. Төрек теле булсын, татар теле булсын, төрки телләрнең бөтенесе өчен диярлек бу куркыныч бар. Әмма татар теленең нигезе бик көчле. Аның көчле орлыгы бар. Моны эшкәртергә генә кирәк. Татар теле әдәбият теле, фольклор теле булып кына калмасын, ә фән теле, дәүләт теле дә булсын өчен тырышырга кирәк", ди Мостафа Өнер.

Галим Төркиядә яшәсә дә Татарстандагы яңалыкларны интернет аша укып баруын, татар теленең язмышын якыннан күзәтүен әйтә.

"Татар телендә информатика өлкәсендә дә киң мәгълүмат табырга була. Интернеттагы эзләү системына берәр татарча сүз язсаң шундук аны табырга була. Моны байлык дип әйтер идем. Интернетта яшь буын татарча ни дә булса эшли, ни дә булса тарихка язып калдыра. Мин боларны күреп шатланам. Хәзер интернеттан бик күп газет укып була. Сүзлекләрегез бай. Фән ягыннан мин татар телендә кирәкле орлыкны күрәм. Әмма бу орлыкны фән теле буларак, укыту теле буларак эшкәртмәсәгез тел бу өлкәдә үлә башлый. Чөнки чит тел аның урынын ала. Лингвистлар арасында, "Халык исән чакта тел үлә", дигән бер сүз бар. Халыкка бернәрсә дә булмый. Халык иминлектә яшәгәндә телнең үлү процессы дәвам итә. Бит телсез халык булмый. Халык үзенең туган теле үлсә башка бер чит телдән файдалана башлый. Татар теле туган тел буларак үлсә, татарлык та бетә бара дигән сүз. Моңа иң ачык мисал дип төрки халыкларның иң аз санлысы дип саналган караимнарны күрсәтергә була", ди галим.

Мустафа Өнер сүзләренчә, бүгенге көндә татар теле куркыныч пычак өстендә торган кебек.

"Татар теленең пычакның кайсы ягына килеп төшүе безнең кулыбызда. Без аны татарча уку әсбәплары әзерләп, яшь буынга мәктәпләрдә, югары уку йортларында укыту програмнары белән укытып, дәүләт теле буларак аннан киң файдаланып саклап кала алабыз. Әмма шуны да әйтергә кирәк, татар телен саклау өчен аны укытып кына тукталып калмаска кирәк. Яшь буынның миенә милли горурлыкны кертергә кирәк. Яшьләргә татар теленең кадерле тел булуын аңлатырга кирәк. Ягьни татарга, татарның пропагандасын ясарга кирәк", ди Төркиянең Эге университеты галиме Мустафа Өнер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG