Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Навальныйга теләктәшлек күрсәткән Дмитриева штраф җәзасына тартылды


Эльвира Дмитриева
Эльвира Дмитриева
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Эльвира Дмитриеваны килешенмәгән чара үткәрде дип гаепләп, 20 мең штраф түләтү карары чыгарды.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов Дмитриеваның яклаучысы буларак, Вахитов районы мәхкәмәсе карарын дәлилләнмәгән дип Татарстан югары мәкхәмәсенә шикаять итәчәген белдерә.

Полиция Дмитриева 18 июльдә Казанның 1 май мәйданында Җәлилгә һәйкәл янында канунсыз рәвештә пикет оештырган дип белдерә. Хокук яклаучылар полиция мәгълүматларының дәлиләнмәвен әйтә.
XS
SM
MD
LG