Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:57

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечняда сәфәрдә


Камил хәзрәт Сәмигуллин

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Татарстан диния идарәсе матбугат хезмәте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Чечняга сәфәр белән китүен белдерде.

20 октбрьгә кадәр дәвам итәчәк сәфәр кысаларында Камил хәзрәт Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Чечня мөфтие Солтан Мирзаев белән очрашачак, Грозный мәчетләрендә булачак.

17 октябрьдә Грозныйның Әхмәт Кадыйров исемендәге Җәмигъ мәчетенең биш еллыгы үткәрелде. Татарстан мөфтие Чечняга әнә шул уңайдан да чакырылган.

"Татарстан мөфтие күптән безгә килергә, үзгәрешләр белән танышырга теләк белдергән иде. Ул бүген безнең чакыру белән Грозныйга килде", диде Солтан Мирзаев.

Мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, мөселман эшкуарлар берлеге җитәкчесе Радик Гафуров та әлеге сәфәрдә.

XS
SM
MD
LG