Accessibility links

Төмән һәм Омскида чәк-чәк бәйрәме үтте


Дискотекада чәк-чәк белән сыйлыйлар
Дискотекада чәк-чәк белән сыйлыйлар

Төмән өлкә яшьләр берләшмәсе биш еллык юбилеен каршы алды һәм шул уңайдан үткән чаралар халыкара "Чәк-чәк party" вакытына туры килде. Омскида исә чәк-чәк бәйрәмен гадәттәгечә "Ялкын" яшьләр оешмасы оештырды.

Төмән өлкә татар Конгрессы оешуга үз тирәсенә батыр, матур, зыялы яшьләрне туплауны планлаштырды. Шул уңайдан чибәр кызлар һәм кыю егетләр өчен бәйге үткәрү дә моңа этәргеч булды. Алдынгы карашлы, яңалыкка омтылган, милләтен яраткан, аның үсеше, киләчәге өчен борчылган егет-кызлар Конгресс каршында булдырылган берләшмәгә тупландылар.

“2007 елда “В контакте” социаль интернет челтәрендә “Төмән татар студентлары берләшмәсе” төркеме ачылганнан соң, яшьләр виртуаль аралашудан бергәләшеп чаралар үткәрүгә, ял кичәләре оештырырга керештеләр. Ә инде Казанда өченче бөтендөнья татар яшьләре форумында үз оешмаларын төзергә карар кылдылар”, дип яза берләшмәнең матбугат бүлеге белгече Әлфия Курмашева.

Берләшмәнең элекке һәм бүгенге җитәкчеләре тарих белән таныштыра
Берләшмәнең элекке һәм бүгенге җитәкчеләре тарих белән таныштыра
Яшьләр “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда төрле темага кичәләр, диспутлар, бәйрәмнәр үткәрделәр, концертлар куйдылар, балалар йортларындагы ятимнәргә булыштылар, сугыш ветераннарын котларга бардылар, татарча кинфильм, мультфильмнар карадылар. “Мин татарча сөйләшәм”нең өлкәдәге акциясенең дә елдан-ел эчтәлеге байый, тамашачысы арта. Футбол командалары төрле шәһәрләрдәге татар яшьләре белән үткән ярышларда катнашты. Тагын да алар авылларда “Шаян-пати” – дискотекалар уздыралар, авыл яшьләре белән аралашалар, оешма белән таныштыралар. Берләшмәнең актив әгъзалары Казандагы чараларда да сынатмыйлар. Әле быелгы татар яшьләре форумында гына Римма Вәлиева федераль татар милли-мәдәни автономиясенең рәхмәт хатына лаек булды.

Берләшмәнең активистлары
Берләшмәнең активистлары
Туган көннәре уңаеннан 11 октябрьдә яшьләр татарча дискотекага җыелдылар. Анда милли киемдәге кызлар килүчеләрне чәк-чәк белән сыйладылар. Киемнәрендә татар бизәге булган кунакларга билет бәяләре түбәнрәк иде. Кичәне алып баручы – Казан кунагы диджей Рамил болай күңелле ял итүләренә шатланган. “Мондый чараларны оештырып, татарларны берләштерүче җитәкчеләргә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, - диде ул. – Үзем дә Самарада шундый эш белән шөгыльләнгән идем, авырлыгын аңлыйм. Яшьләребезнең татар музыкасын тыңлаулары, аңа биюләре бик шәп. Күпләре туган телләрендә сөйләшә белмәсәләр дә, татар икәнлекләрен аңлыйлар”.

Җиңүчеләр Кәсирә Юмашева һәм Илза Гайнуллина
Җиңүчеләр Кәсирә Юмашева һәм Илза Гайнуллина
Шул ук көнне шәһәр татар мәдәният үзәгендә балалар өчен “Бәйрәм чәк-чәге” сәхнәләштерелгән уен програмы булды. Анда алар уен һәм төрле кызыклы бәйгеләр аша халкыбызның мәдәнияте, төп милли ашы саналган чәк-чәк белән таныштылар, аны ашап та карадылар.

Икенче көнне “Чәк-чәк party” акциясе хөрмәтенә бәйге үтте. Анда катнашучыларның чәк-чәкләре тәме, бизәлеше ягыннан тикшерелде. Иң уңганы Кәсирә Юмашева булып чыкты. Ә инде чәк-чәкләренең үзенчәлекле бизәлеше белән (бәрән һәм мәчет күренешендә) Резедә Шәмсетдинова икенче урынны алды. Көн дә гаиләсен татлы ризык белән сыйлаучы Илза Гайнуллина өченче урынга иреште.

Резедә Шәмсетдинова икенче урын алды
Резедә Шәмсетдинова икенче урын алды
- Мондый бәйгедә беренче мәртәбә катнаштым һәм миңа бик ошады. Мәчет һәм бәрәнгә ошатып ясау идеясен абыем һәм әтием тәкъдим иттеләр. Корбан бәйрәме алдыннан уңышлы булды ул. Дус, күңелле ял итә белүче татар яшьләре барлыгына бик шатландым. Үзебезнең гореф-гадәтләрне искә төшерү һәм дәвам итү – мактауга лаек шөгыль. Яшьләребез күбрәк катнашсын иде мондый чараларда, - дип фикерен белдерде Резедә Шәмсетдинова.

Бергәләшеп чәйләр эчкәч, өлкә татар яшьләре һәм шәһәр татар мәдәният үзәге әзерләгән күңелле концертта аларның җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә дә осталыклары күренде. Иң активларына мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары бирелде.

Омскида чәк-чәк бәйрәме

Омскида чәк-чәк бәйрәме
Омскида чәк-чәк бәйрәме

Омскида 2008 елдан бирле оештырылып килгән чара – чәк-чәк бәйрәме быел да үткәрелде. Аны, гадәттәгечә, шәһәрнең “Ялкын” яшьләр оешмасы Омскиның татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә оештырды.

Чәк-чәк бәйрәме ял көннәрендә халык күпләп җыела торган урында, шәһәрнең үзәк ял паркында барды. Әмма халык әллә ни күп җыелмады. "Беренчедән, көннең шактый салкын булуы сәбәп булды. Икенчедән, башка елларда көндезге сәгать өчтән соң гына уздыра идек, быел парк җитәкчелеге башка чараларны үткәрергә өлгермәячәкбез дип сәгать икедән үк башларга тәкъдим итте, мондый вакытка өйрәнелмәгән, шуңа күрә халык көткәннән азрак җыелды", диде оештыручылар.

Омскида чәк-чәк бәйрәме
Омскида чәк-чәк бәйрәме
Шулай булса да, чара күңелле узды. Сәхнәдән җыр-биюләр башкарылды, "Ялкын" яшьләре төрле уеннар, ярышлар оештырды, актив катнашучыларны чәк-чәк белән бүләкләделәр. Чараны алып баручы Наилә Абдуллина халкыбызның татлы милли ризыгының нинди очракларда, ничек әзерләнүе турында сөйләде. "Ялкын" оешмасы кызлары халыкның бәйрәмгә килгәннәрен дә, үткән-сүткәннәрен дә махсус әзерләп китергән чәк-чәк белән сыйладылар. Ә чәк-чәкне әзерләүчеләр Омски эшмәкәре Илдар Әюпов ширкәте осталары булды.

Рәсми даирәләрдән шәһәр хакимиятенең милли һәм дини оешмалар белән багланышлар бүлеге белгече Галина Шакенова килгән иде.

Омскида чәк-чәк бәйрәме
Омскида чәк-чәк бәйрәме
XS
SM
MD
LG