Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшк: Сүриягә багышланган Женева конференциясе 22-24 ноябрьдә була


Сүрия хөкүмәте башлыгы урынбасары Кадри Җәмил Сүрия низагын җайга салуга багышланачак “Женева-2” конференциясенең 23-24 ноябрьдә үтәчәген белдерде. Аның сүзләренчә, сөйләшүләрнең вакыты үзгәрергә мөмкин, әмма декабрьдән дә соңга калмыйча үткәреләчәк. Бу хакта Җәмил Мәскәүгә сәфәре вакытында әйтте.

БМО бу датаны әлегә раслмады. БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун кичә Женева конференциясен ноябрь уртасында үткәрү өчен тырышу турында белдерде.

Бүген химик коралны тыючы оешма Сүриядәге химик арсеналның яртысына якынын тикшергәннәрен хәбәр итте. Бу оешма белгечләре, август аенда Димәшк янында химик корал һөҗүменнән соң кимендә 1400 кеше һәлак булгач, Сүриядәге химик коралны юк итәр алдыннан тикшерү өчен бу илгә килде.
XS
SM
MD
LG