Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:34

Навальныйны яклап рөхсәтсез пикет үткәрүдә гаепләнгән Казан активисты Эльвира Дмитриевага 17 октябрьдә 20 мең сумлык акчалата җәза бирелде. Ул үзе бу гаепләү белән килешми, адвокатлар шикаять бирергә җыена.

Узган җәйдә Навальныйны яклап пикет үткәрергә теләгән Казан активисты Эльвира Дмитриева эшен 17 октябрь көнне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карады. "Халык альянсы" оешмасы җитәксесе Эльвира Дмитриеваны мәхкәмәдә Казан хокук үзәге башлыгы Игорь Шолохов яклады.

Навалныйның үз эше 16 октябрь көнне Киров мәхкәмәсендә каралды, аңа элегрәк чыгарылган биш ел төрмә карары шартлы җәзага үзгәртелде.

Эльвира Дмитриевага исә Русия җинаятьләр кодексының 20нче мәддәсенең икенче өлеше нигезендә гаепләү белдерелде. Ягъни аны рөхсәт ителмәгән урам җыенын үткәрүдә гаеплиләр.

Хөкемдар Рузалия Багагова мәхкәмәдә: "Дмитриеваның гаебе административ тәртип бозу турындагы эш материаллары белән дәлилләнгән", дип белдерде. Бу хакта Казан хокук яклау үзәгенең рәсми интернет сәхифәсе дә хәбәр итә.

Активистлар: фикер алышып кына тордык

Дмитриева үзе бу гаепләүләр белән килешми. Ул рөхсәт ителмәгән пикет үткәрүне кире кага. Дмитриева “Киров урманы” оешмасына бәйле эшчәнлек өчен хөкемгә тартылган сәясәтче Алексей Навальныйны яклау чарасы өчен рөхсәт сораганын әйтә.

Әмма 15 июль көнне аңа Муса Җәлил һәйкәле янында пикет уздырырга рөхсәт бирмиләр. 18 июль көнне ул анда җыелган кешеләр янынына барып, киләчәк стратегия турын сөйләшеп, фикер алышып кына кайтырга булдым, дип әйтә.

Бу чарада булган “Гадел сайлаулар өчен” берлеге активисты Игорь Веселов: "Узып барышлый гына танышларның җыелып торуын күрдек, яннарына килдек, Дмитриева бернинди белдерүләр ясамады", дип аңлаткан бер җирле басмага.

“Кешеләр җыелып торганын күзәтеп торган полиция хезмәткәрләре дә, Казан башкарма комитеты вәкилләре дә бернинди чара күрмәде. Канунсыз пикет булса, алар аны куып таратырга тиеш иде”, дип әйтә активистлар.


Яклаучылар: гаепләү дәлилләнмәгән

Соңыннан тәртип саклаучылар бу җыенны “рөхсәт ителмәгән каршылык чарасы” дип бәяләгән. Ләкин бу хактагы рәсми беркетмә 4 августта гына төзелгән.

Активист ханым өстеннән шикаятьне прокурор язып җибәргән булган. Эльвира Дмитриева активист кына түгел, хәл итү тавшы булган Үзәк сайлау комиссиясе әгъзәсе дә икән.

Дмитреваны яклаган Казан хокук үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов документны шулай озак әзерләү җинаятьләр кодексына туры килми дип белдерә. Шулай ук, мәхкәмәдә тәкъдим ителгән билгесез авторның фото рәсемнәре дә дәлил була алмый, ди ул. Шолохов бүгенге мәхкәмә карары белән килешмичә, Татарстанның Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG