Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Максат – дини һәм милли җанлы яшьләрне берләштерү"


Татар яшьләренең Корбан ашы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:23 0:00

Татар яшьләренең Корбан ашы

16 октябрь "Казан" милли-мәдәни үзәгендә татар яшьләре катнашында Корбан ашы үтте. Оештыручылар Корбан гаетен билгеләү белән беррәттән, татар яшьләрен үзара якынайту, аларны берләштерүне дә максат итеп куйган.

Өч йөзләп кеше катнашкан Корбан ашын “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте, Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге ярдәме белән берлектә Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырды.

Чарада чыгыш ясаган әлеге форумның рәисе Тәбриз Яруллин, мондый Корбан ашын оештыруның төп максаты - милли һәм дини җанлы татар яшьләрен үзара якынайту, дип белдерде.

"Безнең гадәттә милли эшләр белән шөгыльләнгән яшьләр дингә, диндә булган яшьләр исә милли эшләргә читтәнрәк карыйлар. Шуңа күрә әлеге мәҗлес кебек күркәм чараларның төп максатларының берсе - шәхсән минем өчен иң мөһиме - шундый дини һәм милли яшьләрне берләштерү һәм үзара таныштыру. Чөнки безнең арада аерма юк диярлек. Без берүк эшләрне эшлибез, безнең максатлар берүк", диде.

Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин дә яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларны бергә булырга өндәде.

Чара быел да Коръән аятьләрен уку белән башланды. Корбан ашы вәгазьләр, дини темага викториналар белән беррәттән "Сорнай" төркеме башкарган җыр-биюләр белән үрелеп барды.

XS
SM
MD
LG